Коллектив турында кайгыртып
Коронавирус белән авыручылар саны янәдән арта башлады. Бүгенге көндә илебезнең һәр төбәгендә вакцинацияләү бара. Вәзгыятьнең кискенләшүе күз алдында.
Моны күпләр аңлый һәм тиешле нәтиҗә ясый. Бу оешма-предприятие җитәкчеләренең хезмәткәрләре өчен кайгыртуларында да чагыла. “Ковидка каршы прививка ясату бик кирәк. Эшчеләребезнең кайберләре вакцина ясатты инде. Менә бүген Казанның түләүле клиникасы белән килешү нигезендә хезмәткәрләрдән антитәнчекләргә анализ алуны оештырдык”, - ди Балык Бистәсе икмәк кабул итү җәмгыяте директоры Андрей Бельский.
Хәбәрчебез анда булып Казан белгечләре һәм җәмгыятьнең эшче-хезмәткәрләре белән аралашты. “Казанга барып анализ биреп йөрү түгел инде. Монда килделәр. Оешма түләве килешенгән. Шуңа күрә җитәкчебезгә рәхмәтлебез”, - диләр хезмәткәрләр беравыздан. “Аннары авыруга каршы прививка ясатасызмы?” – дигән сорауга да: “Әйе”, – дигән бердәм җавап ишеттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа