Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Көне-төне елыйбыз..."

Кеше, бердәндер туендыручысыннан язгач, нишләсен?

 Башкортстанның Гафури районында Җилем елгасында 15 сыер батып үлгән иде. Моннан күргән зыян ярты миллион сум белән исәпләнә. Юлык авылы халкы: “Иртән сыер савар вакытта елыйбыз, кич елыйбыз. Авылда шулай. Эш юк, сыерсыз да ничек яшәргә?” дип борчыла. Сыерлар елга аша салынган күпер яныннан ярның икенче ягына чыга торган булган. Ләкин яңгырлар күп яву сәбәпле, елга ташкан һәм сыерларны шушы күпер астына агызып алып кереп киткән. Алар аннан чыга алмаган.   Маллар шундук үлмәгән. Ләкин халык аларны үзаллы коткара алмаган, ә күпер ремонтлаучылар ялда булган. Күперне күтәрергә ярдәм итүче техника да булмаган.   Сыерлар страховкаланмаган. Димәк, авыл халкы бер тиен дә акча алмаячак. Ә бит малчылык - алар өчен бердәнбер керем чыганагы, дип яза Кызыл таң.

 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26230

фотоphotocentra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса