Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китап геройларын җыйды

Узган атнада район үзәк китапханәсендә “Авыл офыклары” газетасында озак еллар мөхәррир булып эшләгән, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның “Халкым хәтереннән кайтаваз” исемле китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе узды.

 Зал шыгрым тулы, алма төшәрлек тә урын юк. Кунаклар килә-керешкә китап авторына теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар. Бәйрәм барышын төшерергә килгән телевидение җурналистлары алар белән әңгәмәләр кордылар. “Әлеге китап минем өчен бик кадерле. Чөнки анда минем кайнатам Рәфыйк Рәшит улы Рәшитов турында мәгълумат тупланган. Горурланып сөйләрлек кеше, шәхес иде ул. Ә менә ТАССРның 100 еллыгында китапның дөнья күрүе икеләтә шатлыклы вакыйга. Әлегә кадәр районыбызда андый китаплар юк иде. Бу китапның басылып чыгуы сөенечле хәл”,-дип сөйләде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова.

   -Районыбыз тормышында зур хезмәт куйган шәхесләрне мәңгеләштерү максатыннан зур иҗади эш башкарылган. Халык үз геройларын белергә тиеш. Киләчәктә әле китапның дәвамы да булыр дип өметләнәбез”, - диде җурналист, шагыйрә, дистәләгән китаплар авторы Рәсимә Гарифуллина.

  Вазыйх абыйның әлеге китапны язырга алынуы үзе әйтүенчә, очраклы гына булмаган. Беренче хезмәт көненнән лаеклы ялга киткәнче  9 “беренче” белән эшләргә туры килә аңа. 40 еллык хезмәт юлында язмыш аны бик булдыклы, акыллы, тырыш, район тормышында матур эз калдыра алган дистәләгән җитәкчеләр белән очраштырган, аралашырга насыйп иткән. Китап битләрендә Галина Васильева, Сөләйман Хәмәдияров, Госман Вәлиев, Андрей Степанов, Александр Власов, Дмитрий Хроленко, Фарук Мифтахов кебек берничә дистәләгән җитәкчеләребезнең образы, эшчәнлеге, яшәеше тасвирланган.

   -Тарих битләрендә эзләре югалмасын дип, аларның гамәли истәлекләрен буыннарга тапшыру максатыннан әлеге эшкә алындым. Замана кырыслыгымы, җир кешесе еш кына игьтибардан читтә кала килә. Шуңа күрә әлеге китапка туган җиренә хезмәт иткән,  район үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән легендар шәхесләргә киңрәк тукталырга, урын бирергә уйладым. Барысы 41 олуг шәхескә тукталынды. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында әле тагын күп кенә легендарларыбыз китапка кермичә калды. Китап күпләр өчен матур истәлек, тарихи чыганак булыр дип өметләнәм. Китапны язу бер нәрсә, ә матди ярдәм күрсәтүче табылмаса ни хәл итәр идең. Бу уңайдан , якташыбыз, күпләгән изге гамәлләре белән бистәлеләрне шатландыручы Альберт Шамил улы Фәхретдиновка аеруча зур рәхмәтлемен. Фотоларны барлау, күчермәләрен алуда район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре зур булышлык күрсәттеләр. Әгәр киләчәктә китапның русча вариантын да укучыга җиткерә алсам, икеләтә бәхетле булыр идем. Ни әйтсәң дә китап геройларының бер өлеше рус телле җитәкчеләр бит ,- ди китап авторы.

   Әйе, әлеге китап район тарихында матур эз калдырган легендар шәхесләр турында. Кичә барышында алар турында шактый истәлекләр сөйләнелде, хатирәләр яңартылды. Әлеге кичәгә ун елга якын районыбызны җитәкләгән Хатыйп Газизов, үз вакытында район партия комитетының икенче секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе, район башлыгының беренче урынбасары вазыйфаларын башкарган Бәйрәмхан Фатыйхов, 20 елга якын “Победа” колхозын җитәкләгән Яков Ефимов, “Алтын йөрәкле кеше” исемен йөртүче, легендар Камил Нуретдинов, шактый җитәкче урыннарда мактаулы хезмәт куйган Мөдәрис Гаянов, Фердинант Сәмиев, инде бакыйлыкка күчкән җитәкчеләрнең балалары, оныклары, туганнары килгән иделәр. Аларның һәркайсы сүз алып, матур хатирәләрен яңарттылар. Үз чыгышларында эшләгән вакытларындагы кызыклы вакыйгаларны искә алдылар, китап авторына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

  -Вазыйх Хазиповичны без күбрәк "Авыл офыклары" газетасының баш мөхәррире һәм көчле җурналист буларак беләбез. Ул 25 ел редакция коллективын җитәкләде һәм безнең лидерыбыз булды. Без аның белән бергәләп тырырша-тырыша район газетысын чыгардык, район халкына хезмәт иттек. Вазыйх Фатыйховның бүген тормышында икеләтә бәйрәм, туган көне дә әле. Без үзебезнен баш мөхәрриребезгә алга таба да иҗаттан ләззәт табып озак еллар яшәвен телибез ", - диде "Авыл офыклары" редакциясенең баш мөхәррире Тансылу Минһаҗева һәм коллектив исеменнән бүләк тапшырды.

   Җыр-моңга, эчкерсез аралашуга күмелгән чара бәйрәм рухын алды. Профессиональ җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, җирле артистларыбыз Регина Шмелева, Индира Илалова, Әнәс Низамов чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Кичәне китап авторы үзе алып барды.

Айзилә Зариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса