Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киңәшле эш таркалмас

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - “Бердәм Россия” сәяси фиркасе әгъзалары күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” (“Наш двор”) яңа республика программасын булдыру турында тәкъдимнәр белән чыктылар. Моңа республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгате этәргеч булды.

 Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады. 2019 нчы елның 20 нче августында ул  күпфатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерү эшләре 2020 нче елда башланачагын белдерде. Бу эш 3 ел эчендә башкарылырга тиеш. Әлеге программаны башкарып чыгу өчен 50 млрд. сум юнәлтеләчәк, шул исәптән республиканың нефть компанияләре керемнәре хисабына да.

2019 елда “Бердәм Россия” фиркасе программаның беренче, әзерлек этабы – күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар башлады, төрле типтагы ишегалларын төзекләндерү модельләре буенча фикер алышулар булды. Әлеге очрашулар 900 ләп планлаштырылса, 800 дән артыгы узган инде.

Мондый вакыйгалар безнең Балык Бистәсе районында да булып тора. Чираттагысы Масловка авылы җирлегендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, район активы катнашында узды.

-           Өй янындагы территорияләрне төзекләндерү буенча Президентыбыз яңа программа башлап җибәрә. Без үз чиратыбызда сезнең фикерләрегезне ишетәсебез килә, - диде Дмитрий Самаренкин.

Депутатлар сезнең белән очрашып, фикерләрегезне ишетергә телиләр. Ишегалларының нинди булачагын сез хәл итәсез. Әлеге программа биш ел дәвамында барачак,- диде Илдар Таҗетдинов күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгатъ итеп.

Ә хәзергә биредә яшәүчеләр балалар мәйданчыгы кайда булачагын,  утыргычларны урнаштыру тәртибе, асфальтны җәйдерү кебек мәсьәләләрне бергәләшеп уйлашалар.

Олы Кульга авылындагы шундый очрашуда  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий катнашты.

Әлеге программа сездән башка гамәлгә ашырыла алмый. Сез әлеге программага 2020 елга кертеләсез. Кайда нинди мәйданчыклар, автомобильләр кую өчен урыннар ничек урнаштырылырга тиешлеген сез үзегез хәл итәсез. Барысын да схемалы рәвештә ясагыз. Барлык килештерү эшләре башкарылып, кабул ителгәннән соң сезгә төзелеш эшләренең кайчан башланганын һәм тәмамланачак вакытын җиткерәчәкләр,диде ул.

Йортларда яшәүчеләр  схема-планда универсаль спорт, балалар мәйданчыгы, клумбалар, подъезд коймалары урыннарын тәгаенләделәр.

Программа белән таныштырып узганнан соң район башлыгы Илдар Таҗетдинов белән депутат Михаил Сыровацкий йортлар подъездларын карап чыктылар, андагы чисталык өчен мактау сүзләре әйттеләр.

Шулай ук олыкульгалылар район башлыгына клуб өчен бина белән ярдәм күрсәтүләрен сорадылар. Илдар Таҗетдинов 2021 ел планына күпфункцияле үзәк төзүне кертәчәкләрен белдерде.   

8 нче сентябрьдә сайлау көнендә, Татарстан Республикасының барлык сайлау участокларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау белән беррәттән, анкеталаштыру да уздырыла. Республикада яшәүче һәрбер кеше яшәгән йорт территориясен төзекләндерү турында үз теләкләрен җиткерә ала.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса