Кишер-чөгендерләрне язга кадәр ничек әйбәт итеп сакларга?
Кишер-чөгендерләрне җыеп алабыз да: «Нигә моның кадәр утырттым инде, барыбер сакланмыйлар бит, әрәм генә булалар», – дип, сукранабыз.
Менә без дә бер ысул тәкъдим итеп карыйк әле. Берәүләр бик мактады, ике ел инде язын баздан «свежий» яшелчә алып ашыйбыз, диләр.
Кишер белән чөгендерне алгач, яфракларыннан арындырырга. Яхшы һәм матурларын сайлап, әйбәтләп юарга. Төпләрен кисеп алып, ышык урында киптерергә. Зурлыкларына карап, 3-5 данәләп пакетларга тутырырга. Авызларын нык итеп бәйләп, һәрберсенә теш чистарткыч шырпы белән 4-5 тишек ясарга. Әрҗәләргә урнаштырып, подвалга төшереп куярга. Әмма җиргә (идәнгә) түгел, дымланмасын.
Бу ысулга да 100% гарантия биреп булмый, әлбәттә, чөнки һәркемнең саклау урыны төрле дымлылыкта, тирәнлектә, салкынлыкта-җылылыкта була... Әмма бер тапкыр сынап карау ярый, бәлки килешер.
Чыганак: http://yashel-uzan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа