Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Килен төшергәндә ипи каптыру дөресме?

Филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева килен төшергәндә ипи каптыру татарга хас күренеш түгел дигән фикердә. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә гаилә йолаларына багышланган ачык дәрестән соң әйтте. "Килен төшерү фотоларын карый башласаң, бер ямьсез күренешкә тап буласың. Кәләшкә ипи тешләтәләр. Кызганыч, без начар гадәтне...

Филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева килен төшергәндә ипи каптыру татарга хас күренеш түгел дигән фикердә. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә гаилә йолаларына багышланган ачык дәрестән соң әйтте.

"Килен төшерү фотоларын карый башласаң, бер ямьсез күренешкә тап буласың. Кәләшкә ипи тешләтәләр. Кызганыч, без начар гадәтне тиз сеңдерәбез. Бу - һич кенә дә татар йоласы түгел. Кая инде ул татар хатын-кызына авызын зур итеп ачып ипи кабу? Киленнәр бит йөзләрен күрсәтмәс өчен, яулык чите белән авызларын каплап йөргән. Иренә баш булырга теләп, аннан уздырып, ипи кабу - татар кызларын бизәми. "Ипи-тоз - ачык йөз" дисәләр дә, татар киленнәрен бал-май белән, ак мендәргә бастырып каршы алырга кирәк", - дигән агентлыкка озак еллар студентларга халык авыз иҗаты курсын алып баручы Луиза Җамалиева

фотоnevesta.info

http://tuylar.ru/kilen-toshergende-ipi-kaptyru-doresme-3434

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев