Киләчәктә"юкка чыгачак" һөнәрләр исемлегенә кемнәр керә? Журналистлар, икьтисадчылар...
Киләсе ике дистә елдан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре кирәк булудан туктаячак. Бу хакта "Яңа һөнәрләр атласы"н төзүчеләр дә, күпчелек тикшеренүчеләр дә сөйли, дип яза "Известия".
Беренче чиратта, бу үзгәрешләр "классик" хәбәрчеләргә, әдәби мөхәррирләргә һәм мөхәррир-корректорларга кагылачак. Аларны текст мөхәррирләре алмаштырачак. Журналистларга исә куркынычны социаль челтәрләр тудыра. Чөнки аларда яңалык гади кулланучылар тарафыннан таратыла. Медиа тармакларының сенсацияләр артыннан куу нигезендә төзелгән гадәти схемасы тиздән акрынлап юкка чыга барачак. Тикшеренүчеләр "иске мәктәп" журналистларына ихтыяҗ бетәчәк дип уйлый.
Киләчәк журналисты бик күп төрле күнекмәләргә ия булырга: радиопрограмма ясый, фильм төшерә, игътибарга лаек китап яза белергә тиеш, диелә әлеге хәбәрдә
Шул исәптән "юкка чыгачак" белгечлекләргә икътисадчылар, менеджерлар, хисапчылар, юл-патруле хезмәте инспекторлары, копирайтерлар, веб-осталар, мәгълүматны системага салу белән бәйле һөнәрләр (расшифровка ясаучылар, тәрҗемәчеләр, архивариуслар, нотариуслар, аналитиклар, дәүләт хезмәте операторлары) табиб-диагноз куючылар, диспетчерлар, турагентлар һәм риелторлар, штурманнар, каскадерлар һәм дублерлар, экскурсия алып баручылар, музей залларын караучылар, шахта эшчеләре, тау промышленносте эшчеләре, урам себерүчеләр, хат ташучылар, сакчылар, вахта эшчеләре, товар составы машинистлары кертелгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/15/135082/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев