Киләчәккә якты өметләр багълап
Бүген Татарстан халкы Vl чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлый.
Иртәнге 7.00 сәгатьтә барлык республикабыз территориясендә кебек Полянка сайлау участогы да ишекләрен ачты.
Авылда тавыш бирүгә хокукы булган 642 кеше теркәлгән. Сайлау комиссиясе әгъзалары әйтүенчә, 8.00 cәгатькә шуларның якынча 30 проценттан артыгы үзенең гражданлык бурычын үтәгән иде инде.
Бу сайлаулардан нәрсә көтәсез, нинди өметләр белән тавыш бирдегез?- дип сорадым тавыш биреп чыккан авылдашлардан.
Рафаэль Абдуллин , пенсионер:
-Мөһим эшне иртәдән башкарырга яратам. Бер генә сайлауны да калдырганым юк. Бу юлы да Татарстаныбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге якты булсын өчен тавыш бирдем.
Илһам Валеев, Балык Бистәсенең Почетлы гражданины:
- Соңгы елларда Татарстаныбызның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү юнәлешендә колачлы эшләр башкарыла, милли проектлар тормышка ашырыла. Боларны халык белеп, күреп тора. Киләчәктә дә мондый сәясәт уңышлы дәвам итсен өчен бу сайлаулар кирәк. Ул һичшиксез, халкыбызны тагын да ныграк берләштерәчәк, туплаячак. Безнең район халкы да активлык күрсәтер, лаеклы кандидатлар сайлар дип уйлыйм. Яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары республика, район халкының тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртырдай законнар кабул итәрләр дип ышанам.
Ландыш Мифтахова,Казан Медицина көллияте студенты:
-Мин сайлауларда беренче тапкыр катнашам. Үзеңне илебезнең тулы хокуклы гражданины итеп тою дулкынландыра да, зур җаваплылык та өсти әлбәттә. Без сайлаган депутатлар яшьләрне борчыган проблемаларны чишүдә тагын да активрак эшләрләр дип өметләнәм.
Бу сайлауларның үзенчәлеге нәрсәдә? Әлеге сорау белән участок сайлау комиссиясе рәисе Фирая Ситдиковага мөрәҗәгать иттем.
- Безнең авыл халкы элек-электән сайлауларда бердәмлек күрсәтә. Быел аеруча җаваплы карыйлар, актив катнашалар. Менә сәгать тугыз гына әле ә сайлаучыларның 40 процентка якыны тавыш бирделәр инде. Чөнки күпләр республикабызның киләчәгенең шушы сайлауларга да бәйле булуын яхшы аңлыйлар. Районда барган уңай үзгәрешләр күз алдында бит.
Башка респондетларым да нигездә шушы фикерләрне куәтләделәр. Татарстаныбызның киләчәге, иминлеге, муллыгы өчен тавыш бирүләрен ассызыкладылар.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа