Киләчәккә нигез бүгеннән салына
Мәктәпләрдә бүгенге көн укучысына телгә кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү эшендә көч тә, эзләнүләр дә сарыф ителә.
Бу яктан Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз эшләренең осталары, дип әйтәсем килә, чөнки заманында Гөлсинә Гәрәева, Әлфия Әшрәпова, Венера Җиһаншина кебек остазларыбыз янәшәсендә күпме тәҗрибә тупланган, алардан үгет-нәсыйхәт тыңланган. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында әлеге мөхтәрәм затларыбыз белән очрашу үтте. Хатирәләр, бергә үтелгән хезмәт юллары барланды.
Гимназиябездә үзгә бер серлелек сизелә иде ул көннәрдә. Талгын гына көй агыла, күңелне әйтеп бетергесез ниндидер бер тынычлык, якынлык биләп ала: стенада якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез, артистларыбыз, татар мәдәнияте турында презентацияләрне дә карарга мөмкин иде. Ә тәнәфесләрдә оештырылган уеннар укучыларга аеруча ошады. “Яулык салыш”, “Сәлим-Сәлимә”, “Йөзек салыш”, “Чума үрдәк, чума каз” кебек уеннарда катнашкан укучылардан залларга алма төшәр урын да юк иде, ә татар халык биюенә укучылар биегәннән идәннәр көлеп торды, әйтерсең лә, биючеләр чыгыш ясыймыни?!
Укучыларыбыз сәхнә телен дә чарладылар. Алар тарафыннан уйналган образлар, геройлар искитмәле иде. Шулай ук милли йортның эчке күренешен сурәтләгән җанлы күргәзмә дә оештырылды. Монда укучыларга түбәтәйләр, калфаклар киеп, чигелгән мендәрләр, талдан үрелгән бишекләр янәшәсендә фотога төшү мөмкинчелеге дә тудырылды. Болар арасында тагын бер кызык экспонат, ул – чабата. Аның юкә кайрысыннан үрелүен, аяк киеме икәнен балалар бик тиз төшенделәр. Татар өйләрен самоварсыз да күз алдына китереп булмый, милли йортның бер почмагында җиз самовар кунак чакырып җырлап утыра. Ә бишек янәшәсендә рәхәтләнеп кызларбыз ,,Бишек җыры”н җырладылар, әкиятләр укыдылар.
Укучыларыбыз матур әдәбиятка битараф түгелләр, аеруча да шигърияткә тартыла алар. Муса Җәлил, Гөлнур Архипова-Әхмәдуллина иҗатларына багышланган дәресләр аеруча бер җанлылык, җылылык белән үтте. Атналык беткәч, укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ә чыгарылыш класс укучыларының: “Көчле мәгънәгә ия, эчтәлекле, күңелдә хатирәләр калдыра алырлык атналык булды бу!” - дип әйткән сүзләре безгә тагын да дәртләнебрәк, иҗадирак эшләргә этәргеч бирде.
Укытучы укучы бердәмлеге булганда гына, һичшиксез, киләчәкнең башы – бүгенгедә дип әйтә алабыз.
Энҗе Галиуллина,
Балык Бистәсе
1нче гимназиясе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа