Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 Кичә Татарстанның Министрлар кабинетында армиягә чакырылу кампаниясенә багышланган брифинг булды.

Армиягә өч меңнән артык татарстанлы китәчәк

  Кичә Татарстанның Министрлар кабинетында армиягә чакырылу кампаниясенә багышланган брифинг булды.

Көзге чакырылышта Татарстаннан Россия Федерациясе Кораллы көчләренә якынча өч меңнән артык граждан җибәреләчәк. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Болар хакында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

"2019 елның октябрь-декабрь айларында Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 18 000 якын кеше чакырыла. 3 500 гә якын кеше гаскәрләргә озатылырга тиеш", -- диде Сергей Погодин. Хәрби хезмәт срогы 1 ел булып кала.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаскәрләргә җибәрү өчен Татарстан Республикасы җыелма пунктына килүе 2019 елның 22 октябреннән планлаштырыла.

Инде хәбәр иткәнебезчә, безнең районнан 24 егетнең армиягә алынуы көтелә. Бүген район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы була.

(Тулырак язманы газета битләреннән укырсыз).

etkul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса