Җәмгыять
Кичә Балык Бистәсендә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров булды
Кичә район мәдәният йортында Балык Бистәсе район Советының чираттагы утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә "2017 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында"гы мәсьәлә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов исәп-хисап доклады белән чыкты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты һәм чыгыш ясады, бер төркем балыкбистәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Депутатлар бу көнне конкурс нигезендә Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенә комисссия тарафыннан уздырылган Илдар Таҗетдинов белән Азат Бәдретдинов кандидатурасын карадылар һәм ачык тавыш бирү юлы белән сайлаулар узды. Сайлау нәтиҗәләре буенча депутатлар бердәм рәвештә Илдар Таҗетдинов өчен тавыш бирделәр. Шулай итеп Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасы Илдар Таҗетдиновка йөкләнде. Утырышта яңгыраган фикерләр һәм Әсгать Сәфәровның балыкбистәлеләргә адресланган тәнкыйть-киңәш сүзләрен газетабызның киләсе санындагы язмадан укып белә алырсыз.
Автор Вазыйх Фатыйхов.
Фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев