Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хушлашмый да китеп бардың...

Шушы көннәрдә Күгәрчен мәктәбе, авыл халкы  зур югалту кичерде.

Күгәрчен урта мәктәбендә 40 елга якын рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем биргән, 18 ел мәктәпнең уку-укыту, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкарган, әйдәп баручы укытучы Шәмсевәлиева Алевтина Григорьевна каты авырудан соң 72 яшендә вафат булды.

Мәктәп коллективы искиткеч профессиональ, олы киңәшче, тирән белемле, оештыру сәләте югары булган, зирәк, туры сүзле, гадел, ярдәмчел, фидакарь мөгаллимәсен югалтты. Үз принципларына тугры калган, күркәм намуслылыгыннан бервакытта да тайпылмаган Алевтина Григорьевнаны без һәрчак юксынырбыз, ул безгә игелеклелек үрнәге булып торыр.

          Күгәрчен мәктәбе коллективы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса