Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуш мәктәбем, исәнме олы юл башы

 Мәктәпләрдә май ахырында гадәткә кергән матур бәйрәм -“Соңгы кыңгырау” үткәрелә. Узган уку елын йомгаклап балаларны каникулга, чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга озатыр чак бу.

  Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә тугызынчы һәм унберенче сыныфларның чыгарылыш бәйрәме бер-бер атлы үтте. Тугызны  37 бала, унберне 13 укучы тәмамлый быел. Бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр. 

 -Һәрбер укучы да безнең өчен бик кадерле. Тиздән алар алдында бердәм дәүләт имтиханнары, аннан олы тормыш юлы. Уңышлар һәм тормышта үз юлларын табуларын телим,-дип теләкләрен җиткерде  мәктәп директоры Мөнирә Талалаева. Аннан соң ул укучыларга мактау кәгазьләре, грамота һәм дипломнар тапшырды. Биредә талантлы балалар укый икән.

Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Укучыларның һәр чыгышлары балачак, мәктәп еллары белән саубуллашу һәм укытучыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерүгә багышланган иде. Беренче сыйныфларның да чыгарылыш сыйныфта укыган апа-абыйларына әйтер сүзләре булды. Аларга соклануларын һәм лаеклы алмаш булачакларын шигъри юллар белән әйтеп бирделәр.

Бәйрәмнән соң укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Мин ул арада балалар белән аралашып алдым. Булат Гаянов чит телләр укытучысы булырга хыяллана. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, университетка керү теләге аның. “Укытучыларыбыз яхшы күңелле һәм ярдәмчел булдылар. Мин инглиз телен үз иттем. Районкүләм олимпиадаларда еш катнаштым. Интернет челтәрләре аша оештырылган чит телләр бәйгесендә йөз балл җыйдым әле,-дип шатлыгы белән бүлеште ул. “Укытучыларыбыз безгә ныклы белем, тәрбия бирделәр. Мин тарих укытучысы булырга телим. Үз мәктәбемә кайтып укытырга хыялланам”, - ди Риназ Якупов. Мәктәптә укыганда актив укучыларның берсе булган ул. “Сәләт”, “Орленок” лагерҗларында актив буларак катнашкан. Динә Калимуллинаның да укытучыларына әйтер сүзе бар. “Беренче чиратта укытучыларыбызга түземлекләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Безне алда имтитханнар, зур сынаулар көтә. Сыйныфташларыма аларны уңышлы гына тапшырып хыялларын тормышка ашыруларын телим. Минем тренер буласым килә. Спорт академиясенә барырга уйлыйм”,-диде ул.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса