Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтимә  Гыйләҗева: “Ул чагында халык ризыкка туймады»”

Хәтимә әби Гыйләҗева Күгәрчен авылында туып үсә.

 Яшьлеге  сугыш елларына туры килсә дә, ул бүгенге көн тормышыннан бик канәгать. Кигән чабаталар тишелеп, аяктан төшеп калган чаклар да күп булды, дип искә ала ул коточкыч елларны.

-Мин хәзерге яшьләргә шаккатам, барасы җирләре булса, машина көтеп көннәрен уздыралар. Без район үзәгенә бер көн эчендә бер капчык әйберне күтәреп барып, кире кайта идек, – ди әбиебез. -Ул чагында кызым халык ризыкка туймады. Нинди эш кушсалар да карыша белмәдек, иртән басуга китәр идек. 45 хатын-кыз дус-тату булып эшләдек.  Өйдә ачлыктан тилмереп утырган сабыйлар әниләренең эштән кайтышлый ни дә булса алып кайтыр, дип көтәрләр иде.

Ә ул чакта эшләгән өчен акча түләү юк. Арыш, бодай урган чаклар булса, үземнең кул астымда эшләүче кызларыбызга бер уч булса да алырга рөхсәт итә идем. Ул вакытта мин бригадир булып эшләдем. Беренче булып өйгә кайтырга чыгам. Тикшерүчеләр барын, югын карарга йөгерәм. Тикшерүчеләр булса, аларны сөйләштереп торган булып, эштән кайткан кызларыбызны шулай уздырып җибәрәм. Ул чакта бер уч бодай алганыңны күрсәләр орышалар, алган әйбереңне бушаттыралар иде. Менә шулай яшәдек без. Әмма зарланмадык. Минем белән эшләгән хезмәттәшләремнең балалары бүгенгесе көндә дә миңа рәхмәт әйтәләр. Аларның рәхмәтләре мине яшәтә, дип уйлыйм.

Мин бүгенге көнемдә бик рәхәттә яшим. Рәхмәт яусын хөкүмәтебезгә, балаларыма. Сугышлар кабатланмасын, илләребез имин булсын!

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса