Хәтерне яхшырту буенча 10 КИҢӘШ
Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, хәтер белән проблемаларыгыз булмас.
1. Дөрес туклану. Омега 3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тыршыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.
2. Сәламәт яшәү. Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләрне чамасын белми куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.
3. Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.
4. Тиешенчә йоклау. Йоклаган вакытта кешенең нерв системасы тыныч була. Йокы туймаганда кеше тиз онытучанга әйләнә, кеше көненә 7-8 сәгать йокларга тиеш.
5. Хәтерне яхшырта торган күнегүләрнең дә файдасы бар. Мәсәлән, кәгазьгә өтер аша мәгънәләре буенча бер-берсенә якын булмаган сүзләр тезмәсе язасың. Төп максат – бу сүзләрне отып калып, кычкырып кабатларга кирәк. Сүзләрнең санын акрынлап арттырасың.
фото из открытого источника
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа