Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәтерләрдә яши үткәннәр...

Быел илебез Бөек Ватан сугышында Ленинград шәһәре камалышы өзелүенә  75 ел тулганын билгеләп үтә. 900 көнгә сузылган газап- михнәтләрне үз йөрәге аша кичергән кеше генә аңлый һәм кабул итә ала торгандыр, мөгаен. Безнең буын әлеге елларның кешелек дөньясына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын өлкәннәрдән ишетеп, китаплардан, тарихи әсәрләрдән укып белсәк тә бар тулылыгы белән кабул итеп бетерә алмыйбыз кебек.

Шушы көннәрдә  әлеге уңайдан Корноухово мәдәният йортында “Хәтерләрдә яши үткәннәр...” дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Биредә төрле буын вәкилләре, укучы балалар, авылыбыз яшьләре, лаеклы ялдагы һәм дә  билгеле бер өлкәләрдә хезмәт куючы авылдашларыбыз арасында авыл советы җирлеге башлыгы В. Колчанов та бар иде.

Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында ватанпәрварлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, тыныч тормышыбыз өчен гомерләре белән түләгән ватандашларыбызга рәхмәтле булу һәм дә инде чарага килгән төрле буын вәкилләрен үзләре өчен нәтиҗә ясап, билгеле бер фикергә килүгә чакырудан гыйбарәт иде. Корноухово авылы китапханәсе мөдире Татьяна Угарованың чыгышы белән башланып киткән чара Лениград чолганышының  ачысын вә төчесен үз җилкәсендә татыган шәхесләрнең истәлекләренә нигезләнеп төшерелгән “Ленинград блокадасы балалары” дип исемләнгән документаль фильм карау белән дәвам итте.

...Залда тынлык.  Экранда йөрәкләрне шомга салып атышкан  тавышлар,  самолет гүләүләре, халыкның ачыргаланып кычкырганы ишетелә. Һәркемнең дә күзе зәңгәр экранга төбәлгән. 1941 нче елның сентябреннән башланып 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр дәвам иткән Ленинград блокадасы еллары  вакыйгаларын, шул еллар рухын бар тулылыгы белән ачып бирә алды бугай әлеге фильм. Залда утыручы хатын-кызлар борыннарын тартып, ара-тирә күз яшьләрен сөртеп куйса, ир атлар исә дулкынлануларын яшереп тора алмыйча, вакыт -вакыт тамак төпләрен кырып куйды. Ә балалар исә дөньяларын онытып, фильмны тамаша кылды.

“Ул елларда Лениград зур бер йортны хәтерләтә иде. Каршыбызга очраган һәркем үз туганыңдай якын, кадерле булып тоелды безгә.  Ачлык, мәрхәмәтсез “үлем тырнагыннан” беләсезме безне нәрсә коткарып калды? Шәфкатьлелек, яхшылык һәм киң күңеллелек”, – дип искә ала үз истәлекләрендә берәү. “Үзеңә авыр булса да, синнән дә мөшкелрәкләр бар, шуларга булыш”, - дигән принцип буенча яши ул елларда һәркем.

Әлеге фильмны карагач, залда утыручы һәркем үзе өчен нинди дә булса бер нәтиҗә ясап,  үзалдына: “Безнең тормыш җәннәт икән бит!” – дип бер генә тапкыр кабатламагандыр.

Бүгенге тормышыбыз җәннәт кебек булса да, без – кешеләр әнә шул шәфкатьлелек, яхшылык һәм киң күңеллелек кебек сыйфатларга нык сусадык бугай. Үткәннәргә карап, фикер йөртеп, әз генә шәфкатьлерәк вә киң күңеллерәк буласы иде.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Корноухово мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса