Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

 Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Шул ук вакытта районыбызда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Авылларда мәдәният йортлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, балалар бакчалары, мәктәпләр ремонтлана, юллар, тротуарлар салына. Фидакарь хезмәтегез өчен һәркайсыгызга ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Киләчәгебез якты, матур булсын! Эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы телим.

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса