Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәмит хәзрәт гади җир кешесе

Күркәм холыклы, ачык күңелле, актив тормыш алып баручы кешеләр игътибарны үзләренә күбрәк җәлеп итәләр.

Шундый кешеләрнең берсе – Хәмит Гыйматдин улы Идрисов турында иде сүзем. Менә 3 ел инде ул Балык Бистәсенең үзәк мәчетендә имам хатыйп вазифасын башкара. Беренче эш көненнән үк тынгысыз йөрәк җиң сызганып эшкә кереште. Мәхәллә тагын да җанланып китте.

Мәчет капкасын ачуга рәт-рәт тезелгән, Хәмит абыйның үз куллары белән утыртылган чыршы-наратларны күрәсең. Уйланып эшләнгән гамәледер ул аның, чөнки ылыслылар һаваны чистартса, яшеллек күзне иркәли. Эчке якта да тәртип: якты, чиста диварлар, ак челтәрле тәрәзәләр, матур келәмнәр җәелгән намаз уку заллары, уңайлы тәһарәт алу бүлмәләре...

Даими төзекләндерү эшләре алып барылуның нәтиҗәсе бу. Минем күп кешедән ишеткәнем бар – мәчеткә килеп керүгә алар тынычланалар, фани дөнья мәшәкатьләрен оныталар икән.

Ул үзе дә эшли, башкаларны да үзенә ияртә белә, һәр кешегә ихтирамлы. Беренче чиратта үз мәнфәгатен түгел, ә аларныкын кайгырта. Аның холкының бу гүзәл сыйфаты дистә еллар җитәкче урында эшләүче тәҗрибәсе белән тугандыр, мөгаен.

Һәр нәрсәдә матурлыкны күрә белә торган хәзрәт әле күптән түгел генә мәчет манарасына реставрация ясатты. Матди яктан ярдәм күрсәткән районыбыз җитәкчелегенә зур рәхмәтле ул. Манарасы киселгән, мәчете клубка әйләндерелгән вакытлар турында беләбез. Алар искә төшкәч, йөрәкләр өшеп китә. Ә бу мәгърур манарадан сибелгән иман нурлары күңелгә сихәт бирә. Аның якты утлары зәңгәр күк гөмбәзенә төбәлгән. Озаграк карап торсаң, бу фани дөньяның вакытлы гына икәненә, изге гамәлләр кылып калырга ашыгырга кирәклегенә тагын бер кат инананасың. Мәчеттәге мөхтәрәм остабикәләребез теләгән һәр кешегә бушлай дин сабаклары бирә. Мәчеттә дини чараларга багышланган кичәләр, ифтар ашлары, балалар лагерьлары оештырыла (коронавирус пандемиясе чорында гына вакытлыча тыелган), ир-атларыбыз саклану чаралары күреп җомга намазларына йөри. Мәчеткә килеп намазга баскан һәркешегә сөенә хәзрәт. Димәк, аның вәгазьләре үтемле, үгет-нәсыйхәтләре халык күңеленә үтеп керә.

Күп вакытын мәчеткә багышласа да, Хәмит хәзрәт гади җир кешесе. Ул сәламәт тормыш рәвеше алып бара, табигатьне ярата. Төрле үләннәр, җиләк, гөмбә, чикләвек җыя. Карлыганнан күп итеп чәй ясап, дусларына, мохтаҗларга “имам чәе” тарата. Кан-кардәшләребез, туганнарыбыз белән дус яшәргә өнди.

Үрнәк алыр кешеләр янәшәдә генә, һәркайсыбызга да тыелганнардан тыелып, ислам дине кушканча изге гамәлләр кылып яшисе иде.

 

Зөбәрҗәт Фәйзрахманова.

Балык Бистәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса