Хәлим Зарипов: “Авыл халкы үз хезмәтенә таянып яши”
Районыбыз авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары бара. Ел башында уздырыла торган җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары узган елда башкарылган эшләре турында хисап тоталар, киләчәккә планнарны билгелиләр. Шул ук вакытта бу җыеннар барышында авыл халкына үзләрен борчыган проблемалары белән район, төрле оешма-предприятие җитәкчеләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итү, сорауларына җавап алу мөмкинлеге дә бирелә.
Яңа Арыш авылы җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры, Яңа Арыш авыл җирлеге Советы депутаты Нурия Һашимова, район прокуроры ярдәмчесе Карина Акчурина, районның оешма-предприятие вәкилләре катнаштылар.
Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов җирлеккә гомуми характеристика бирде, Совет эшчәнлеген анализлады.
Яңа Арышта 224 хуҗалык бар, барлыгы 693 кеше яши. Шуларның 196 сы эшләүчеләр, 240 ы пенсионерлар, 127 се 18 яшькә кадәр булган балалар. Узган ел җирлектә 4 бала туган, 4 пар гаилә корганнар.
Җирлек биләмәләрендә “Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе” хуҗалык эшчәнлеге алып бара. Ул авылның 100 гә якын кешесен эшле иткән. Аларга 24 миллион 485 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләнгән. Хезмәт хакы хисабыннан 2080 центнер ашлык, 3451 центнер печән бирелгән, пай җирләре өчен 170 тонна печән, 85 тонна ашлык бүленгән. Шулай ук биредә “Азат”, “Тимер”, “Гильмуханова М.Ф.”, “Әхмәтвәлиев Р.М.”, “Мифтахов И.Г.” крестьян -фермер хуҗалыклары эшләп килә.
“Авылда халык гомер-гомергә бары тик үз хезмәтенә генә таянып яши. Аның төп таянычы, өмете авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси хуҗалыклары. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын арттыру, шәхси хуҗалыкларны ныгыту, шул рәвешле авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү муниципаль берәмлекләрнең иң мөһим бурычы булып тора. Ә авыл икътисадының яшәүгә сәләтлелеген билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе-шәхси хуҗалыклардагы маллар саны”, - диде авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов.
Бүгенге көнгә шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 420 башны, шул исәптән сыерлар саны 199 башны тәшкил итә икән.
Узган ел авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 204 баш сыерга - 656 мең, 20 кәҗәгә 10 мең сум күләмендә субсидия бирелгән. “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча 2 кеше грант отканнар, бер гаилә мини-ферма төзү өчен субсидия алган.
2018 елда үзара салымнан җыелган акча хисабына 1 километр юлга асфальт грануляты җәелгән, су насосы, күпер салу өчен ике бетон торба алынган.
“2014-2017 елларга һәм 2022 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасы буенча 1 километрга якын су үткәргеч торба сузылган, 4 гидрант куелган. Өч урамда электр челтәрен реконструкцияләгәннәр.
Быел да үзара салым акчасы хисабына юлларны төзекләндерү, урамнарга энергияне аз сарыф итә торган лампалар урнаштыру һәм башка эшләрне планлаштыралар. Дәүләт программасы нигезендә суүткәргеч, электр челтәрләрен яңарту дәвам иттереләчәк.
Авыл башлыгы мәктәп түбәсен капиталь ремонтлау программасына кертү мәсьәләсен дә күтәрде.
Авыл җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, район прокуроры ярдәмчесе Карина Акчурина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев чыгыш ясадылар.
Соңыннан район вәкилләре яңаарышлыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.
И. Шакирҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia