Хезмәттә чыныккан еллар
Менә икенче ел рәттән бергә укыган курсташларымнан 30 октябрь – инженер-механиклар көне уңаеннан котлаулар алдым. Баксаң андый истәлекле көн илебездә 1996 нчы елдан билгеләп үтелә икән. Бу барлык өлкәләрдә, шул исәптән сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә дә кагыла.
Үзем Черняховский исемендәге күмәк хуҗалыкта баш инженер булып эшли башлаган чорда районда 22 колхоз-совхоз бар иде. Ул вакытта районның «капка»сы булган “Кама” колхозында (үзәге Олы Елга авылы) бу вазыйфаны Мәҗит Хәйретдинов, “Масловка” совхозында Габдулхак Касыймов, Г. Коләхмәтов исемендәге хуҗалыкта (Олы Әшнәк) Җәүдәт Гарипов, Корноухово совхозында Иван Япаев, “Знамя коммунизма” (Рус Әшнәге) колхозында Талип Гыймадиев, “50 лет октября (Солтан) колхозында Илдар Садыйков, Фрунзе исемендәге колхозда Хатыйп Гарифуллин, Гигант” (Балыклы Чүкәй) колхозында Фәрит Мостафин, Жданов исемендәге хуҗалыкта Ринат Камилов, “Рассвет” (Яңа Арыш) колхозында Зиннур Ярмөхәмәммәтов, соңрак Хәлим Зарипов, “Береговой” (Трой–Урай), “Ленинская искра” (Урахча) совхозларында Шамил Гыймаев, Шамил Җәләлиев, соңрак Рафаэль Шаһиев, ”Новая жизнь” (Олы Кульга) , “Россия” (Күгәрчен), Габдулла Тукай исемендәге (Югары Тегермәнлек), “Татарстан” (Ямаш), “Победа” колхозларында Виктор Чумаков, Рәҗәп Сафин, Илдус Пулатов, Гәбделхәй Заһидуллин, Госман Хәйруллин, Иван Ананьев, “Социализм”, Шомбыт” совхозларында Сәет Фәтхуллин, Шамил Гыйлаҗиев, Калинин исемендәге (Котлы Бөкәш) колхозда Миннәхмәт Әхмәдиев башкарды.
Югарыда атап кителгән инженерлар арасында югары, урта техник белемлеләр һәм механизаторлар булып эшләп әлеге вазыйфаны башкаручы “халык җәүһәрләре” дә бар иде.
Әлеге ир-атларны эшчәнлек чорында дуслык берләштерде дисәк тә купшы сүзләр булмас. Чөнки алар Балык Бистәсе һәм Котлы Бөкәш “Сельхозтехника” берләшмәләрендә көндәлек проблемаларны хәл итеп йөргәндә, район семинарларында, киңәшмәләрдә еш очраштылар. Алай гына да түгел, кирәкле узел, зап.частьләр эзләп бер-берсенә еш йөрделәр, ирләрчә үзара булышып, киңәшләшеп эшләделәр. Ә хуҗалыкларда “тыныч” көннәр аз булды..
Эш барышында “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия” җитәкчеләре Сергей Парфенов, Хәкимулла Кәримуллин, Иван Токранов, Фәтхерахман Шәрәфиев, Мөдәрис Гаянов, Камил Сәйфетдинов, Марс Шәмиев авыл хуҗалыгы идарәсе инженерлары Харис Вәлиәхмәтов, Ринат Әхмәтҗанов, Рафаэль Шәйхиев, Рафаэль Сафин һәм башка служба инженерлары белән тыгыз элемтәдә торырга туры килде.
“Сельхозхимия” берләшмәсе баш инженеры Мансур Вәлиев, республика “Сельхозтехника” системасында күп еллар хезмәт куйган якташыбыз Хәсән Шәйдуллин, район берләшмәсендә яңа техника буенча инженер Фәрит Галимов уку йортларында алган белемнәрен кулланып, эшчәнлеккә яңа сулыш бирүче, технологик җайланмаларны уйлап табучылар булып танылдылар.
Әлеге затлар арасында “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы”, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре” исемен йөртүчеләр, орден һәм башка бүләкләр белән бүләкләнүчеләр, район күләмендә “Иң яхшы инженер” исемен йөртүчеләр аз түгел.
Ни кызганыч, ул вакытларда һәрбер мизгелне истәлеккә калдыра торган кесә телефоннары юк иде. Җыелып бергә фотога төшкәнебезне дә хәтерләмим. Тик шулай да ул еллардагы хезмәттәшлек хәтерләрдә озак сакланыр әле. Без үзара аралашудан иң кыйммәтле байлык - тормыш тәҗрибәсе, хезмәт чыныгуы алдык.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia