Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызлар өчен файдалы ризыклар ИСЕМЛЕГЕ

Фасоль, ясмык, борчак, нут кебек кузаклылар тук­лыклы һәм шул ук вакытта майлылыгы аз. Алар эчәклек рагын булдырмый калырга да булыша. Кабак, ташкабактагы бета-каротин исә күкрәк рагы авыруы барлыкка килү куркынычын киметә.

 Җитен орлыгында 20 төрле аминокислота, A, E, C, D, K, B төркеме витаминнары, эфир майлары, йод, марганец, кобальт, тимер, фосфор, калий, магний, натрий, хлор кебек минераллар һәм Омега-3 майлы кислотасы бар. Шуның белән ул йөрәк авыруларыннан саклый.

Брокколида кальций һәм В төркеменә караган витаминнар бар.
Яшь барган саен, кальций күбрәк кирәк. Олыгая башлагач, хатын-кызларның күбесе остеопороздан җәфалана. Шуңа да күбрәк сөт ризыкларын ашарга тырышыгыз.

Хатын-кыз организмы бер айда тимерне ирләр организмына караганда ике тапкырга күбрәк югалта. Тимер алма, гранат, хөрмә, инжир, шпинат, төсле кәбестә, брокколи, чөгендер, кукуруз, фасоль, ясмык, борчакта бар.

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/khatyn-kyzlar-chen-faydaly-rizyklar-isemlege

фото1zoom.me

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса