Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?
Әйләнә-тирәне генә түгел, зиратларны чистартыр чак җитте. Каберлекләрне барлау, чардуганнарны кору, төзекләндерүнең дә шартлары бар. Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншиннан шулар хакында белештек.
– Ильяс хәзрәт, Яңа татар бистәсендә җирләнгән зыялылар каберләренә эзне суытмыйсыз. Зиратта үзгәрешләр сизеләме?
– 1998 елдан 2 май көнне шәкертләр, төрле төбәкләрдә хезмәт итүче имамнар, башка дин әһелләре бергәләп остазларыбызның каберенә барабыз. Башта шәкертләр белән, өмә оештырып, каберлекләрне чистартабыз. Инкыйлабка кадәр Казанда ике дистәгә якын мәчет булган, аларда зур галимнәр, имамнар, Коръән-хафизлар эшләгән. Әйтик, Галимҗан Баруди хәзрәтләре, Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтһади Максуди. Шуларның һәм башка каберлекләрнең юл күрсәткеч картасын булдырдык. Һәркайсына сары төстәге ярымай куйдык. Ул картага ел саен яңа исемнәр өстәлә. Олуг шәхесләребез төрле урында җирләнгән, аларны шул карта ярдәмендә табу җиңел. Авылга кайткач та, зиратка бармыйча калмыйм. Анда газиз әнием, газиз әтием җирләнгән, аларга дога кылу безнең өстә. Якыннарыңның каберен барлау – пәйгамбәребезнең сөннәте. Ул һәрберебезнең хәленнән килә.
– Зиратка керү тәртибен искә алсак...
– Хатын-кызның яулыгы булырга тиеш, озын җиңле кием кию хәерле. Зиратка кергәч, сәлам бирәсең. Пәйгамбәребез укыган доганы укырга мөмкин. Кайберәүләрдән, зиратка бару нәрсәгә, дигән сүзләрне дә ишеткәлибез. Алай түгел, зиярәт итеп – дога кылып, әрвахлар рухын сөендерү ул. Шуны мәдрәсә шәкертләренең күңеленә дә салабыз. Алар киләчәктә халыкны өйрәтәчәк. Зиратлар – милләтнең йөзе һәм үзенә күрә тәрбия чарасы.
– Кабер ташы куюда таләпләр бармы? – Ташка кем җирләнүе турында мәгълүмат языла. Аны куюга каршы чыгучылар да булды. Таш кую, аның үлчәме турында сүз барганда, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре искә төшә. Ул үләренә өч ай кала Гобәйдуллаһ исемле шәкертенә хат яза. “Гомеремнең ахырына киләм... Минем вакыт җиткәч, дәфен кылырсыз, кабер өстемә бер-ике кеше күтәреп китә алмаслык таш куярсыз!” – ди. Олуг галимнең әлеге сүзләре безгә дә дәлил булып яңгырый. Чардуганнарны элек биек итеп корганнар. Каберлекне хайваннар кереп таптамасын өчен дә кирәк булган ул. Хәзер андый куркыныч юк, шуңа күрә тәбәнәк чардуган тотсаң да җитә. Соңгы вакытта шундыйны куя башладылар. – Каберлектәге агачларны кисәргә ярыймы? Нинди агачлар, куаклар утыртырга?
– Агач, үсеп, бөтен каберлекне басып китәргә мөмкин. Җимеш куаклары, чәчәк утырту хәерлерәк. Туган ягым Тәтеш районында агачлар зиратта урман кебек үсеп утыра иде. Берничә ел инде авыл халкы, җыелып, өмә оештыра. Каберләрне чистарталар, корыган агачларны кисеп, бер читтә яндыралар. Берничә ел эчендә каберлекләр ачылып китте. Кергән кешегә дә уңайлы. Яхшы чара бу: халык бергә җыела, Коръән укып, дога кыла. Балаларга, оныкларга да үрнәк. Безне моңа әти-әниләр өйрәтеп калдырды. Зиратта кычкырып сөйләшергә, көләргә, начар сүзләр әйтергә ярамый, яхшы әйберләр турында гына уйлагыз, дип кисәтәләр иде. – Хатын-кызларның зиратка керүен тыярга теләүчеләр дә очрый...
– Әниләр, дәү әниләр зиратка шундый мәхәббәт белән карый иде, чистарттылар да, чардуганнарны да буядылар. Хатын-кызга зиратка керергә беркайчан да тыелмаган. Бары тик җеназа вакытында гына ярамаган. Кабергә барганда, әлбәттә, госелең дә, тәһарәтең дә булырга тиеш. Анда дога кыласың, Коръән укыйсың.
– Зиратка алып кергән әйберне алып чыгарга ярамый, дип әйтүчеләр белән килешәсезме?
– Зират – чүплек базы түгел. Ниндидер хорафатларга ышанып, алып барган әйбереңне калдырып китсәң, тау хасил булырга мөмкин. Һәрбер кеше каберлектән курка, шомлана, зираттан әйбер алып кайтмаска, дигән нәрсә шуннан килеп чыккан. Без үскәндә, хәтта, бармак төртеп күрсәтергә ярамый, бармагыңны тешлә, дип әйтәләр иде. Зиратта эшләгәч, артыңнан җыештырырга кирәк. Кабер казыгач, көрәген ташлаучыны да, машина белән килгәч, машинасын калдырып, җәяү кайтып китүчене дә күргәнебез юк. Ә буяу савытын, су шешәсен ник калдырырга? Күңелеңдә шом булса, буяуны үлчәп кенә алып бар. Зират чиста-пөхтә булса, син анда үзеңне бөтенләй башка дөньяда итеп хис итәсең. Әрвахларның рухы шат булсын, дип аларны сөендерергә кирәк. Ясинны, тәбәрәкне, кыска сүрәләрдән – фатиханы, ихласны укырга була. Аларны да белмәсәң, минем газиз әти-әниләремә Аллаһының рәхмәте барып ирешсен, дип үзеңчә дога кылырга мөмкин.
– Исән чагында ук зиратта урын алып, аны чардуган белән тотып, кабер ташы яздырып куючылар да бар. Бу гамәлгә ничек карыйсыз?
– Ялгыз кешенең алдан хәстәрен күрүен аңларга мөмкин. Адәм баласы, үлгәч, каберемне караучы булырмы икән, дип тә борчыла. Зираттан урын алып кую да начар түгел. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да андый гадәт бар.
– Мөселман илләрендә каберлекләрне карап йөргәндә, нәрсәгә игътибар итәсез?
– Төркиядә зират шәһәр уртасында булырга мөмкин. Торак йортлар, кафелар да янәшә генә. Зират эчендә зур агачларны күрмәссең. Киң аллеялар, матур гына кабер ташлары, җыйнак кына язулар күзгә ташлана. Кабер ташлары мәдәни һәйкәлләрне хәтерләтә. Бездә дә зиратта шундый тәртип булырга тиеш. Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максудиларның мирасын, китапларын бүген дә укыйбыз, файдаланабыз икән, аларның каберен дә онытырга хакыбыз юк. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, дип дога кылабыз. Шундый гыйбрәтле эшләребез дәвамлы булсын!
Фәния АРСЛАНОВА
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25171
фотоkazan.kp.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа