Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык иминлеге сагында

30 апрель көнне Россиядә янгын сагы оештырылуга 370 ел тула. Янгынга каршы службаның тарихы 1649 елда патша Наказыннан башлана. Анда беренче мәртәбә дәүләт дәрәҗәсендә янгыннарга каршы көрәш чаралары билгеләнә.

 Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы көрәш службасы янгынга,гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш буенча күп санлы мәсьәләләрне чишәргә сәләтле куәтле оператив структура.

Тарихлары данлы

Безнең районда янгын сагы службасы 1933 елда оештырыла. Нәкъ шул елда беренче янгын каланчасы, атлар һәм башка җиһазлар өчен биналар төзелә. Ул вакытта янгын сагында 16 кеше эшли,  алар карамагында 4 атлы арба була. Шулар ярдәмендә район үзәген янгыннардан саклыйлар.

Петр Павлович Балмин районда янгын сагын оештыручыларның берсе. Ул үзлегеннән янгын сүндерү эшен өйрәнә,кадрлар туплый, янгын частенең материаль-техник базасын ныгытуга зур тырышлык куя. 1938 елда Петр Балмин ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының янгын сагында кече команда составын әзерләү буенча алты айлык курсларны тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында ул районыбыз авылларын янгын афәтеннән саклауга зур өлеш кертә. Ә 1948 елда Петр Балмин җитәкчелегндәге янгын часте республика смотр-конкурсында беренче урынны яулый.

1953 елда Балык Бистәсендә профессиональ янгын часте (ППЧ-50) оештырыла. Шул елларда ГАЗ-52 автомобиле базасында янгын автоцистерналары кайтарыла. 1967 елда Петр Балмин җитәкчелегендә 3 машинага янгын депосы һәм административ биналар төзелә. Легендар җитәкче өлкән яшенә кадәр эшләп 1986 елда лаеклы ялга чыга.

Аннан эстафетаны Хәйдәр Хаҗип улы Галиев кабул итеп ала. 1992 елда янгын часте үзгәрешләр кичерә. Аңа янгын коткару отряды статусы бирелә, штаты арттырыла.

1995-2003 елларда янгын частен Рәмзил Хәбибрахман улы Гыйлемханов җитәкли.

2001 елда Россия Президенты Указы белән Дәүләт янгынга каршы службасы Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен ликвидацияләү министрлыгына кушыла.

2003 елда янгын часте җитәкчесе итеп Валерий Иванович Ветелкин билгеләнә. 2016 елдан 128 нче янгын-коткару частен Альмир Гамир улы Шәфигуллин җитәкли.

2000 еллардан башлап янгын часте тагын күп мәртәбә үзгәртеп корулар кичерә әле.  Исеме күп тапкырлар үзгәртелсә дә  максат- бурычлары бер үк инде.

             Бүген дә

 сынатмыйлар

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан районыбыз янгынчыларының  эшчәнлеге, көндәлек мәшәкатьләре белән якыннанрак танышу өчен 128 нче янгын - коткару частенә юл тоттым.

–Янгыннарны кисәтү, чыккан очракта сүндерү безнең эшчәнлектә төп юнәлеш булып кала.  2001 елда Дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы составына кертелгәч, табигый бәла-каза, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү дә өстәлде. Кыскасы, безнең төп бурыч–кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның гомерләрен, мөлкәтләрен саклау, - диде янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Шәфигуллин.

Янгыннарга каршы көрәш өчен ныклы матераль-техник база булдырылган. 8 тонна су сыйдырышлы ике  “КамАЗ”, бер “ЗИЛ-131” базасында янгын сүнерү машиналары бар. Гарнизон кирәкле янгын-техник инвентарь, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Мин килгәндә иртәнге развод бара иде.  Сергей Столяров җитәкчелегендәге  каравыл кизүлекне кабул итеп алды. Янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Шәфигуллин алар алдына көндәлек бурычларны бәян итте.

 ...Сәгать тугызлар тулганда янгын частенең диспетчерлык бүлегенә Хутор авылы янында коры үлән януы турында хәбәр керде. Янгынчылар килгәндә ут йөз квадрат метр чамасы мәйданны биләп алган була инде. Аны тиз “йөгәнлиләр” егетләр. Быел гына да коры үләнгә ут кабуның 3 очрагы теркәлгән инде. Янгынны сүндереп кайткач,бераз гына ял иттеләр дә, шәхси саклану чаралары киеп җылылык-төтен камерасында өйрәнүләр уздырып алдылар.

Кайберәүләр уйлаганча көннәр буе йоклап ятмыйлар икән шул янгынчылар. Хәвеф-хәтәр булмаганда, теоретик белемнәрен, физик әзерлекләрен ныгыталар, оператив планнар өстендә эшлиләр. Янгын техникасын төзек хәлдә тотуга зур игътибар бирәләр. Депо территориясен төзекләндерүдә теләп катнашалар.

Төзекләндерү дигәннән, соңгы елларда янгын часте депосындагы үзгәрешләр райондашларның игътибарыннан читтә калмагандыр шәт. Хәзер бу тарихи бина район үзәге йөзен бизәп, көлеп тора дисәк тә арттыру булмас. Һәр тарафтан кризис, акча кытлыгыннан зарланганда шактый зур төзекләндерү эшләре җәелдерү җаен тапканнар. Янгынчыларның ял-көнкүреш шартларын да яхшыртканнар: җылы санузел,  душ бүлмәсе  булдырганнар. Административ бина бүлмәләрен ремонтлаганнар. Үз көчләре белән җылылык-төтен камерасы төзеп куйганнар.

-Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән акчага алып бардык төзекләндерүне. Район җитәкчелегенең дә ярдәме зур булды. Ремонт эшләренең шактый зур өлешен коллектив көче белән башкардык. Оста куллы егетләр байтак бездә,-диде янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Шәфигуллин.

...Каравыл начальнигы Сергей Столяровның  бирегә эшкә килгәненә 24 ел булган икән инде. Сергей армиядә дә  Мәскәү шәһәрендәге хәрбиләштерелгән янгын частендә хезмәт 

Туп -туры   янгын частенә килә ул. Ә монда Мәскәү хәтле Мәскәүне ут-күздән саклап чыныгу алган егетне, кем әйтмешли, биш куллап эшкә алалар инде. Бер еллап отделение белән командалык иткәч, каравыл начальнигы итеп куялар.

-Безнең эш җиңелләрдән түгел инде. Бу еллар эчендә кешеләрне янгыннан алып чыгарга да, күпләрнең йорт-җирен, каралты-курасын саклап калырга туры килде. Килеп эшли генә башлаган еллар иде. Район үзәгендәге ике катлы йортта янгын чыкты. Фатир эчен ялкын, төтен биләп алган иде.Ул елларда шәхси саклану чаралары юк. Бер хезмәттәшем белән үрмәләп кереп аңын югалткан ир кешене алып чыктык. Больницада гомерен саклап калдылар.  Янгынны җиңгәч, син коткарган, ярдәм иткән кешеләрнең килеп рәхмәт әйтүләре бөтен авырлыкларны оныттыра, - ди ул. Ничек туры килә диген. Сергейга район территориясендә булган барлык зур масштаблы янгыннарны сүндерүдә катнашырга туры килгән. Аларның һәрберсен бүгенгедәй хәтерли ул. 2006 ның маенда Зәңгәр Күл авылында, 2010 да Балык Бистәсендә чыккан янгыннарны сүндерүдә катнаша. Янгыннарга каршы көрәштә күрсәткән фидакарьлеге өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  “Маршал Василий Чуйков”  медале белән бүләкләнә.

-Коллективыбыз бердәм, һәркем үз вазифаларын биш бармагы кебек белә. Безенең эштә шунсыз мөмкин дә түгел. Утка-суга кергәндә хезмәттәшеңнең ныклы иңен тою бик тә мөһим. Экстрен ситуацияләрдә алар бер-берсен ярты сүздән аңларга тиешләр. Каравыл начальниклары Фәрит Фәллахов, Рәис Галиев, Сергей Столяров, Камил Бәдретдинов, отделение командирлары Илнур Хәбибуллин, Олег Купцов, Николай Чекулаев, Таһир Җамалиев, Ринат Шәмсетдинов, Павел Мокроусов, шоферлар Алексей Лаврентьев, Николай Фомин, Владимир Наумов, Виктор Шумилов, Илгиз Гыйльмиев, Габдрахман Сәлахиев, Фидаил Җиһангәрәев, Радик Галиуллин,  янгынчылар Илсур Кәримов, Минзөфәр Гарипов, Минсур Әхмәтов, Алексей Мельников, Дамир Фәлахов һәм башкалар янгынчы–коткаручы  исемен югары йөртәләр.

 

 Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса