«Халкыбызның милли бизәкләре»
Элек әниләребез, әбиләребез кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр
Татар халкы элек-электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек әниләребез, әбиләребез кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне: урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һәм башкаларны барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.
Яңа Арыш авылы китапханәсендә дә укучыларыбызны татар халкы кигән милли киемнәр белән таныштыру, укучыларда игътибарлылыкны үстерү, татар халкына ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре тәрбияләү максатыннан «Халкыбызның милли бизәкләре» дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Кичәгә Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чакырылды. Укучыларыбыз авыл халкы ярдәме белән җыелган сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, яулыклар, читекләр, түбәтәйләр, калфаклар, алъяпкычлар белән таныштылар. Алар, бигрәк тә, чәчәкле үсемлек орнаментларыннан ләлә чәчәге, яфраклар, кыңгырау чәчәкләре, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләрне үз иттеләр. Кызларыбыз күргәзмәдәге калфакларны киеп карадылар, алъяпкычлар да зур кызыксыну уятты. Ильвина Сәгъдиева чиккән сөлгеләр, калфаклар, Алия Имамиева милли киемнәр турында сөйләделәр. Һәрбер бизәкне зур кызыксыну белән карадылар. Кичәбез күңелле узды.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia