Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күгәрченнән Алинә: "Әнием йөзеңә кызыллык китермәм беркайчан"

Әни-дөньда иң якын,иң кадерле,иң газиз кеше.Ул безне тудырган,үстергән,тәртипле,акыллы,кешелекле булырга өйрәткән.Шуңа да,"әни" сүзе кеше авызыннан чыккан иң беренче сүз булып тора.Әни безнең өчен кайгыра да,сөенә дә,хәтта утка-суга да керергә әзер.

Шулай ук ул безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз да.Һәр кешегә үз әнисе иң кадерле булган кебек,безгә дә үз әниебез газиз һәм бер генә!.

Безнең әни бар яктан да гүзәл кеше.Ул безне бик ярата,тигез күрә.Аның йомшак куллары,ягымлы тавышы безгә шатлык һәм куанычлар гына китерә. Әнием бик матур җырлый. Авыл клубында үткәрелгән концертлар аннан башка узмый. Әле күптән түгел генә мәдәният йортының ремонттан соң ачылу тантанасында да катнашты. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән концертта да авыл халкына матур җырларын бүләк итте. Гомумән, әнием - актив, тәвәккәл, уңган кеше. Ул тәмле ризыклар пешерергә ярата,ә буш вакытларында җырлый-җырлый җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли.Иртәләрен инде безне "кызым","улым" дип,иркәләп,сөеп уята.

Әни!Ярый әле син бар янәшәбездә.Авыр чакларда әти белән бергә безгә таяныч,терәк,һәрчак ярдәмгә ашыгучы кешеләребез сез.

Әнием,без сине бик яратабыз һәм йөзеңә кызыллык китермәскә сүз бирәбез.

Әхмәтҗанова Алинә,

Күгәрчен мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Фото: avdisk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев