Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күгәрчен укучылары табигать кочагында

Зарыгып көтеп алган җәй сизелмичә дә үтеп китте. Һәр ел фасылы үзенчә ямьле, үзенчә матур. Яз яңа эшләргә рухландырса, көз – муллык билгесе, кыш – могҗизалар вакыты, ә җәй – ул сәяхәт итү өчен менә дигән чор. Быелгы җәй минем өчен онытылмаслык мизгелләр белән тулы булды. Кызыклы вакыйгалар әле дә исемдә.

 

  Мин һәр елны җәйне көтеп алам. Юк, озын каникуллар булганга гына түгел. Минем өчен җәй ул – хыяллар чынга аша торган вакыт. Бер мизгел эчендә булган якты хатирәләр ел буе куандыралар.

Җәй. Җылы июль иртәсе. Күктә кояш балкый. Иртә таңнан сихри тынлык хөкем сөрә, тын да алмыйча, җир гадәти булмаган нәрсәдер көтә. Әмма бу озак дәвам итми. Менә тәрәз төбендә кошлар тавышы да ишетелә.  Димәк, кошлар яңа көн килүгә шатланалар. Кояш тагын да көчлерәк җылыта башлый. Урамда машиналар тавышы ишетелә, бар да шаулый, хәрәкәт итә, эшли башлый. Бу иртә шулайрак башланып китте. Һәм менә, ниһаять, без туганнар белән юлга кузгалдык. Бу көнне без Марий Эл республикасына сәяхәткә чыгып киттек. Барганда табигатьнең гүзәллегенә сокланып туймадык.

2-3 сәгать һәм без шунда... Диңгез Күзе (Мушел йәр)- Марий Элда урнашкан күл.  Ул үзенең тау итәгендә урнашуы, кечкенә булуына карамастан, тирәнлеге һәм гадәттән тыш яшел зөбәрҗәт төсе белән кызыклы.  Әлегә кадәр өйрәнелмәгән җир астындагы бушлыклар белән бәйлелеге бар дип исәпләнә. Диңгез Күзенең килеп чыгышы турында төрле легендалар йөри. Исеме сәер, ләкин ул чыннан да диңгез күзен хәтерләтә. Бу – искиткеч! Марий Эл республикасы экологик яктан Россиянең иң чиста урыны. Биредәге урманнар бөтен Россиягә дан тота. Тирә-якта чыршы, нарат, карагайлар үсә. Бирегә гаҗәеп гүзәллек белән хозурлану өчен төрле илләрдән бик күп кешеләр килә. Ләкин, минемчә, иң уңайлы вариант, ул шушы искиткеч ярларда уңышлы кадрлар ясап утырудыр, мөгаен.

 Без, сәяхәтебездә күргәннәрне тагын бер кат баштан кичереп, башкалабыз Казанга юнәлдек.  Юлыбыз зәңгәр күлләр аша иде. Бу күлләрнең шунысы кызык: алар кышын бозланмыйлар. Исеме, әлбәттә, аның төсеннән гыйбарәт булган. Күлнең суы бик чиста. Ул - чын табигать могҗизасы. Бу сәяхәттә булган кызык вакыйгалар  һаман да исемдә әле.

 Шундый матур хисләр белән без өйгә кайттык. Мин хәзер дә бу сәяхәт турында еш кына уйланып алам. Быелгы җәй минем күңелемне күпкә баетты, күп нәрсәләргә күземне ачты. Ял итәр өчен чит илләрне эзлисе дә юк икән!

 

Дилә Гатауллина, Күгәрчен мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.     

 

artfile.me

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса