Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова матбугатка язылу кампаниясендә актив катнаша
Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова елның-елында матбугатка язылу кампаниясендә актив катнаша, күп төрле газета-журналларга, шул исәптән район газетасы «Авыл офыклары»на да языла.
- Вакытлы матбугат минем эшемдә беренче ярдәмчем. Алар аша алынган һәр мәгълүматны урынлы файдаланам. Дәрестән тыш чараларда, сыйныф сәгатьләрендә республика, районыбыздагы яңалык-хәбәрләр белән танышып барабыз, - ди Тәнзилә Әсәтулла кызы. Шактый еллар ул «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан актив әбүнәче буларак махсус бүләкләргә ия булды. Күптән түгел аңа янәдән «ТАТМЕДИА»ның истәлек бүләге тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia