Күгәрчен авылында Нәүрүз бәйрәме узды
Бүгенге искиткеч матур, кояшлы көн, чыннан да язны каршыларга әзерләнгән.

Күгәрчен авылы мәдәният йортыннан яңгыраган күңелле музыка, җыр авазлары иртәдән үк бәйрәм икәнлеген искәртте кебек. Ә җырга-моңга гашыйк күгәрченлеләр бәйрәмне матур итеп оештыра белә инде алар!

Нәүрүз бәйрәмен котлау сүзләре белән ачып җибәргән авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин, бәйрәмне алып баручы кызлар, Нәүрүзбикә – халыкны әледән-әле төрле бәйгеләргә, күмәк уеннарга дәштеләр. Җыр-биюләр күңелне күтәрсә, табада пешкән кайнар коймак, чәй белән һәркем сыйланырлык иде. Күңелләр көр, күтәренке.

Бәйрәм рухында әйтелгән изге теләкләр йөрәктән-йөрәккә күчте: “Куанычлы язлар килсен! Кояшлы көннәр, шифалы яңгырлар мул уңышка нигез булсын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia