Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күгәрчен авылы мәктәбе балалары безнең белән һәрвакыт элемтәдә

Интернет кеше тормышына бик тыгыз кереп  урнашты. Һәр йортта диярлек кешеләр бөтендөнья глобаль челтәрен куллана.

Интернетның өстенлекләре  бик күп. Интернетны кулланып, онлайн китаплар укырга, төрле фильмнар карарга, үзеңә кирәк мәгълүматны табарга була. Китап укыр өчен китапханәгә дә бару мәҗбүри түгел. Әгәр мәктәптә берәр фәннән катлаулы темага доклад язарга кирәк икән, кирәкле мәгълүматны без җиңел генә интернеттан карый алабыз. Интернет ярдәмендә яңа кешеләр, дуслар белән танышабыз, аралашабыз.

   Ләкин интернетның икенче зыянлы ягы да бар. Кайбер кешеләр интернетка бәйле булалар һәм анда тәүлек буе утыралар. Минемчә, бу эш яхшы түгел. Алай утыру кешенең сәламәтлегенә зыян китерә: телефонда, компьютерда текәлеп утыру күзләргә бик зур зыян китерә. Ә бит кеше телефон һәм компьютер алдында 20 минут кына утырырга тиеш. Аннары ял итәргә кирәк.

 Төрле уеннар уйнап, кирәкмәгән программаларда утырып, кешенең психик хәле дә начарлана. Ул артык сәерләнә. Интернет челтәрендә озак вакыт утырып, ул үзенең эшлисе эшләре турында оныта. Бу бик начар. Шул челтәрдә тапкан дусларың  кечкенәдән бергә уйнап үскән дусларың белән аралашудан читләштерсә, күңелсез нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Урамда, матур табигать кочагында якын дусларың белән файдалы итеп вакыт үткәрүдән дә яхшысы юк!

    Кешеләр төрлечә карыйлар интернет үсешенә. Бер кеше тискәре карый, ә икенчесе, киресенчә, уңай. Минемчә,  интернетның зыянлы яклары шактый күп, әмма  файдалы яклары да җитәрлек. Үзебез өчен   кирәкле мәгълүматны тиз генә карый алабыз. Әле интернет ярдәмендә кеше үзен, үзенең сәләтләрен дә күрсәтә, үстерә, карьера башлый һәм таныла ала. Кемдер хәтта акча да эшли шул интернет челтәрендә.

   Шулай ук истә тотарга кирәк: алдакчылар һәм начар кешеләр реаль дөньяда гына түгел, интернет чикләрендә дә бар. Алардан сак булыйк.

 Заманабызны алга җибәрүдә зур өлеш кертә торган технологияләрне дөрес һәм урынлы куллана белик.

 

Әдилә Мингарипова,

Күгәрчен мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

kiliya.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса