Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кешенең тиздән үләчәген күрсәтүче билгеләр бар, имеш

Адәм баласының тиздән дөнья куячагын күрсәтүче билгеләр бар икән.

Бу хакта табиблар сөйли. Иң беренче һәм иң хәвефле билге - ул кешегә һава җитмәү, тыны кысыла башлау. Тик торганда да авыр итеп, көч-хәл белән тын ала башлаган пациентның озакламый бу якты дөнья белән хушлашуы һич гаҗәп түгел, ди табиблар.   Өлкән яшьтәге кешеләрнең гел йокысы килүе, ә уяу чагында тиктомалга да күңеле кырылып, депрессия билгеләре күзәтелүе шулай ук гомеренең озакламастан өзеләчәгенә ишарә икән. Ә менә саналган билгеләр бер-берсеннән аерым гына булганда, хәвефләнергә кирәкми, бу тиз үлем хакында сөйләми.   Әгәр кеше озак вакыт авырып ятса һәм аның аппетиты югалса, хәтере сизелеп начарайса, кул-аяклары гадәттәгедән суыграк булса һәм тән тиресендә кара тимгелләр барлыкка килсә, аның тиздән фани дөньяны калдырып китәчәгенә шик юк. Йөрәк тибешенең акрынаюы да шул хакта сөйли.   Якыннарыбызның һәм үзебезнең сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк, тормыш кадерен белеп яшик, дуслар!

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33136

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса