Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләрне мәрхәмәтлеккә, татулыкка өндәгән Раштуа бәйрәме бар милләт халкын берләштерде

Яңа елның беренче көненнән башланган күңелле бәйрәм чаралары район Үзәк Чыршысы янәшәсендә әле дә дәвам итә.

Районыбызның мәдәният, мәгариф һәм спорт оешма-учреждениеләре балалар өчен төрле күңелле уеннар оештыралар, Кыш бабай котлавын тамашачыга җиткерәләр.
Бу бәйрәм исә башкаларыннан үзенчәлекле узды. Кырык көнлек Раштуа постының тәмамлануы һәм православие гыйбадәтханәләрендә Христосның тууы уңаеннан аны олылау 6 нчы гыйнвар төненнән 7 гыйнварга каршы башланды. Ул үзенә күрә яктылык, сафлык бәйрәме булып тора. Элек-электән игелекле омтылышлар, матур өметләр белән тулы Раштуа бәйрәменең колачы киң: аны яше-карты, җәмгыятьнең төрле катлау һәм төрле милләт вәкилләре зурлап билгеләп үтә.
Үзәк Чыршы янында узган кичке күңел ачу чаралары да тулаем диярлек әлеге бәйрәмгә багышланган иде. Аны район мәдәният йорты коллективы һәм спорт-сәламәтләндерү, туризм бүлеге хезмәткәрләре алып барды. Сәхнәдән яңгыраган Раштуа котлаулары, шәм кабызулар – барысы да бәйрәмне олылауга нигезләнгән иде. Соңыннан чыршы янәшәсендә балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Нәниләр белән берлектә өлкәннәр дә җитезлектә, осталыкта көч сынаштылар. Кар өстендә туп тәгәрәтү, сыңар чаңгы белән шуу, иңбашына чиләк-көянтә элеп узышу дисеңме - барысы да мавыктыргыч уен, җыр-биюләр белән алыштырылды.
Кешеләрне мәрхәмәтлеккә, изгелеккә, татулыкка өндәгән Раштуа бәйрәме әнә шулай бар милләт халкын берләштерде, күңелдә матур хатирәләр калдырып үтте.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса