Бәла аяк астында гына йөри икән. Гаиләбезгә мондый фаҗига килер дип һич көтмәгән идек.
Хезмәт бурычымны үтәгәндә, 2017 елнын 12 маенда, көчле тән җәрәхәте алу нәтиҗәсендә, авыр хәлдә хастаханәгә эләктем. Әлбәттә, мин үзем бернәрсә дә хәтерләмәдем. 5 көн аңсыз хәлемдә, үлем белән яшәү арасында көрәшкәнмен.
Бер елга якын вакыт үтсә дә, әле һаман хастаханә юлларын таптыйм. Бүгенге көндә исән булуыма, минем гомеремне саклап калу өчен тырышкан барлык табибларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Иң беренче чиратта Котлы Бөкәш участок шифаханәсендә «Ашыгыч ярдәм» машинасында шофер булып эшләүче Ринат Сабирҗанов һәм шәфкать туташы Динә Сафинага зур рәхмәтемне белдерәм. Алар беренче ярдәм күрсәтеп, вакытында район үзәк хастаханәсенә илтеп җиткергәннәр.
Үтә катлаулы операция ясаган республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Валерий Игнатьевка, район үзәк хастаханәсе хирурглары Лев Талалинга, Равил Зариповка, анестезиолог Азим Кәримбаевка, шәфкать туташлары Әлфия Хаҗиева, Нурисә Сабитовага һәм башка ярдәм кулы сузарга әзер торучы табибларга , шәфкать туташларына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Аларның тырышлыклары аркасында исән-имин калдым.
Безнең хәлебезгә кереп,рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәткән Балык Бистәсе Эчке эшләр идарәсе начальнигы Наил Мостафинга һәм бергә эшләгән хезмәттәшләремә, «Кулон» холдингы директорлар советы рәисе Альберт Фәхретдиновка, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, күршеләребезгә, дусларыбызга, барлык авылдашларыбызга һәм барлык ярдәм иткән кешеләргә иксез-чисез рәхмәтләребезне белдерәбез. Үз изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын. Барыгызга да иң беренче саулык-сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез, кайгы җилләре берегезнең дә ишекләрен ачып кермәсен.
Зур ихтирам белән Габдрахмановлар гаиләсе.
Тәберде Чаллысы авылы.
Нет комментариев