Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кеше гомере хакына алдынгы сафта

Менә бер ел инде Россия медицина хезмәткәрләре өчен хастаханә корпуслары һәм палаталар, лабораторияләр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләре алдынгы сафта торалар, бүгенге көнгә кадәр анда һәр кеше гомере хакына инфекция белән көрәшү дәвам итә.

Мин, олы яшьтәге кеше, 4 көн өйдә авырып, хәлем уңай якка үзгәрмәгәч табибларга мөрәҗәгать иттем. 
Үз балаларым белән беррәттән Корноухово авылы фельдшеры Фирдәвес Газизова минем күңелне күтәреп, хастаханәдә югары квалификацияләре хезмәт күрсәтүләренә ышандырып, үгетләп, район хастаханәсенә барырга күндерделәр. 
Хастаханәгә килгәч, минем гомерем өчен табиблар Николай Демьянов, Ринат Гыйниятуллин, Руслан Шәйхетдинов һәм барлык шәфкать туташлары хәленнән килгәнне генә түгел, хәтта артыгын да эшләделәр, минемчә. Аларның авыруларга карата игътибарлы, намуслы, мөлаем булулары искиткеч! Кече медицина хезмәткәрләре дә һәрберсе үз эшенә җаваплы карый, якты йөзле, авыруларга карата мәрхәмәтле кешеләр эшли монда. 
Гомумән әйткәндә, әлеге коллективта тирән белемле, этик яктан югары дәрәҗәле затлар тупланган. Әлеге затларны бер максат - пациентның хәлен җиңеләйтеп, исән-сау килеш гаиләсенә кайтару теләге берләштергәне  сизелеп тора. Мин сезнең һәрберегез алдында чал башымны иеп рәхмәт әйтәм.
Бу изге җаннарның һәрберсенә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, авыр хезмәтләрендә зур казанышлар теләп калам.
 

Флюра Хәйбуллова.
Корноухово авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса