Кесә телефоны үлемгә китергән
Мәскәүдә кесә телефонын дөрес файдаланмауга бәйле үлемечле фаҗига булган.
20 яшьлек кыз ваннада юынганда, розеткага тоташтырылган кәрәзле телефонына килгән шылтыратуга җавап бирергә уйлап, аны кулына алган. Тик телефоны кулыннан суга төшеп киткән. Кызны ток суккан.
Әнисе, 48 яшьлек Оксана, кичке унберенче ярты тирәсендә фатирына кайткан. "Бусаганы атлап кергәндә үк күңелемә үзем дә аңлата алмаган шом йөгерде, - ди ул. - Ванна бүлмәсендә кызымның үле гәүдәсен күргәч, чак акылдан язмадым".
20 яшьлек мәрхүмә, былтыр гына техникум тәмамлап, эшкә урнашкан булган.
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/kes-telefony-lemg-kitergn
фотоpxhere.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа