Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үкенечкә илткән низаг ( Булган хәл)

Илсөя Бәдретдинованың " Ир - атлар да елый " дигән җыры искә төште. Кайчандыр ул җырны Илфак абый Шиһапов иҗат иткән иде. Бүген кибеттән чыгып барышлый кибет янында басып торган ир - атка күзем төште. Чиста - пөхтә киенгән, күз карашын еракка төбәгән, күзләрендә күз яшьләре мөлдерәп торган бу ир...

Илсөя Бәдретдинованың " Ир - атлар да елый " дигән җыры искә төште.

Кайчандыр ул җырны Илфак абый Шиһапов иҗат иткән иде.

Бүген кибеттән чыгып барышлый кибет янында басып торган ир - атка күзем төште. Чиста - пөхтә киенгән, күз карашын еракка төбәгән, күзләрендә күз яшьләре мөлдерәп торган бу ир - ат мине уйга калдырды. Бәлки әле ул тагын озак шулай басып та торган булыр иде, кулындагы телефоны шалтырап аны бу халәтеннән чыгарды.

Әйтерсең, телефон шалтыравын ул күптән көткән, тик көтеп алган шалтырату гына аның өчен бик шатлыклы булмады. Авариядән сон комадан чыкмый яткан бертуган энесе мәңгелеккә бу фанни дөньядан китеп барган.

Ул машинасына утырып бик озак вакыт уйланып утырды, кешегә күрсәтми генә елап та алды...

Ә бит ничәдер ел элек алар ул туганы белән чын туганнарча аралашып, кунакларга йөрешеп, авыр чакта бер - беренә ярдәмләшеп яшәделәр.

Эх шул туган йорт! Әти - әнисе үлгәч, алар шул йортны бүлә алмый талашып, бер - берсенә ачу саклап йөрделәр.

12 ел бер -беренең барлыгын да белми гомер кичерделәр.Ә бүген ул энесенең хәлен белергә килгән иде. Хәтта, табиблар кан кирәк булачак, дигәч кан да тапшырган иде. Терелсен генә иде энесе, аякка гына бассын иде.

Табиблардан бик үтенеп сорагач янына да керергә рөхсәт бирделәр.

Шунда ул аның кулларыннан кысып тотып: "Энем,син яшәргә тиеш, яшәргә. Без әле синең белән гөрләтеп яшибез,нәкъ элекечә абыйлы - энеле булып",- диде.

Тик бар нәрсә дә без эйткәнчә генә булмый шул. Ходай язганча, язмыш кушканча яшибез.

Иңнәренә төшкән авыр йөк белән ул машинасын кабызып кайту юлына кузгалды.

Иртәгә аның энесен соңгы юлга озатачаклар. Мин уйлыйм, бүген акылга килгән абыйсы иртәгә энесенең җеназасында аннан гафу үтенер, әмма бәхиллеген алу гына инде тәтемәс инде.

Бүгенге көн белән генә яшәмик, җәмәгать! Соңыннан үкенерлек һәм күз яшьләре коеп йөрерлек булмасын.

Хатын-кызлар гына түгел, ир - атларда елый икән...

Гөлчәчәк Газизова.

фотоhealthvesti.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев