Кемерово фаҗигасе: «Бәхил булыгыз...»
456
0
Россиядә Матәм көне игълан ителде. Әлеге карарны чыгарган Владимир Путин бүген Кемеровога барды һәм бу калада килеп чыккан куркыныч фаҗиганең сәбәпләре ачыкланасын, гаепле кешеләрнең җәза аласын әйтте. Татарстанда урнашкан сәүдә үзәкләрендә исә тикшерү килгәнен көтәләр. Хокук сакчылары бу эшкә тотынды да инде.
Россия халкы инде өченче көн Кемеровода булган куркыныч вакыйгалар шаукымында яши. Билгеле булганча, якшәмбе көнне бу калада урнашкан "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Рәсми хәбәрләргә караганда, 64 кешенең гомере өзелгән. Вакыт узган саен, Себер ягыннан чәчне үрә торгызырлык хәбәрләр килә. Бу фаҗиганең сәбәпләре нинди генә булмасын, ахыр чиктә, алар барыбер ваемсызлыкка барып тоташа. Кичә иртән Кемеровога барган Владимир Путин да әнә шул хәлгә аптыраганын яшермәде. "Бу бит сугышчан хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгәндә метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш, башбаштаклык аркасында килеп чыкты бу, - дип сөйләгән Россия Президенты бу калада узган киңәшмәдә. - Бу кадәр кешенең үлеме турында ишеткәч, күз яше түгү генә түгел, үкереп елыйсы килә. Ә әлеге киңәшмәдә әйтелгәннәрдән соң, дөресен әйткәндә, бөтенләй башка хисләр барлыкка килә".
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин сүзләренә караганда, тикшерүчеләр ике төп версияне карый - электр чыбыгында кыска ялганыш һәм ачык ут куллану. Фаҗиганең сәбәпләре экспертиза уздырганнан соң билгеле булачак. Ә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Ринат Еникеев журналистларга бу корылманы коткаручылар белән килештермичә файдалануга тапшырганнарын җиткерде. Алайса, бу сәүдә үзәге ничек эшли алган? Тикшерүчеләр әнә шул сорауга да җавап эзләячәк.
Кемеровода халык белән очрашкач, ил башлыгы фаҗиганең сәбәпләре ачыкланачак һәм гаеплеләр, алар кем генә булса да, җәзасын алачак, дип ышандырды. Кичә 28 мартта Россия Президенты илдә Матәм көне игълан итү турында карар чыгарды. Россия Хөкүмәте исә зыян күргән кешеләргә пособие түләү өчен 76 миллион сум акча бүлеп бирде. Документ нигезендә, янгында һәлак булучыларның гаиләләренә - 1 миллион, зыян күрүчеләргә 200-400 мең сум күләмендә пособие түләнәчәк. Кемерово өлкәсе хакимиятенә зыян күргән кешеләргә, шулай ук янгында һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә пособие түләргә киңәш ителгән.
Матбугат чаралары хәбәренә караганда, кичә Кемеровода яшәүчеләр митингка чыккан. Халык өлкә губернаторы Аман Тулеев һәм шәһәр мэры Илья Середюкның отставкага китүен таләп итә. Губернатор урынбасары митингка җыелган халык алдына чыгып тезләнергә мәҗбүр булды хәтта. Тулеев исә үзләрендә шундый фаҗига килеп чыккан өчен, Путиннан гафу үтенеп, кайгылы вакытта оппозиция вәкилләренең хәрәкәткә килүе, 200 кешенең тавыш чыгарып йөрүе турында сөйләгән. Социаль челтәрләр аша корбаннар санының рәсми мәгълүматларда әйтелгәннән күбрәк икәне турында хәбәр таратучылар бар. Сүз уңаеннан, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, кичә бер төркем кешене кала моргына да алып барганнар.
Кичә Казанда да сиреналар тавышы ишетелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итү системасын тикшерә. Мондый тикшерү бүген районнарда да уздырылачак. Татарстанда урнашкан сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр узасын исә газетабызның алдагы санында хәбәр иткән идек инде. Россия Прокуратурасы күрсәтмәсе нигезендә башкарылучы бу эш кичә башланды. Тикшерүчеләр Казанның Зорге урамында урнашкан "Горки Парк" комплексына юл тотты. Тревога игълан итеп, халыкны бинадан чыгарып та карадылар. Билгеле булганча, мондый корылмаларны теләсә кайчан тикшереп тә булмый. Әйтик, закон бизнесны өч-дүрт елга, күп дигәндә, бер мәртәбә генә барып тикшерергә рөхсәт бирә. Шунысы гаҗәп: Кемеровода янгын чыккан 18 мең квадрат метр мәйданны биләгән комплекс кече бизнес булып теркәлгән. "Алар бит хәйлә юлына баса. Кече бизнес буларак теркәләләр дә аларны өч ел буе тикшерә алмыйбыз. Өч ел тулганда исә исемнәрен алмаштырып, яңадан теркәлергә мөмкиннәр. Димәк, тагын көтәсе була", - дип фикерен белдерде Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко. Аның сүзләренә караганда, "Адмирал"дагы янгыннан соң, Татарстанда бу хәлнең җитдилеген аңладылар. Куркыныч вакыйгалар исә законга үзгәрешләр кертү өчен дә сәбәп булырга мөмкин. Каршы чыгучылар да табылачак. Әмма керем һәм салым күләмен корбаннар белән бер үлчәүгә куеп булмый.
Кемероводагы вакыйгалар бер кешене дә битараф калдырмады. Кичә башкалада куркыныч фаҗига корбаннарын искә алдылар. Әле чара башланганчы ук, Ленин бакчасындагы фонтан янына халык йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр ташый башлады.
фото stadzport.com
http://www.atnya-rt.ru/tt/component/k2/item/17368-kemerovo-faҗigase-bәhil-bulyigyiz.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев