Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемерово, балыкбистәлеләр дә сезнең белән

Бүген Балык Бистәсе халкы да Кемеровода булган тетрәндергеч фаҗига корбаннарын искә алу акциясенә кушылды. Дистәләгән кешенең, иң аянычы, бер гөнаһсыз балаларның, гомере өзелүе беребезне дә битараф калдырмады, һәркем аны үз кайгысы кебек кабул итте. Район Мәдәният йорты каршында оештырылган мемориалга дистәләрчә балыкбистәле җыелды. Бөтен илебез халкының фаҗигасенә әверелгән олы хәсрәтне...

Бүген Балык Бистәсе халкы да Кемеровода булган тетрәндергеч фаҗига корбаннарын искә алу акциясенә кушылды. Дистәләгән кешенең, иң аянычы, бер гөнаһсыз балаларның, гомере өзелүе беребезне дә битараф калдырмады, һәркем аны үз кайгысы кебек кабул итте.

Район Мәдәният йорты каршында оештырылган мемориалга дистәләрчә балыкбистәле җыелды. Бөтен илебез халкының фаҗигасенә әверелгән олы хәсрәтне уртаклашырга районыбызның хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, "яшь гвардияче"ләр һәм башка бик күпләр килгән иде.

Матәм акциясендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов катнашты. Ул бу фаҗиганең бөтен илебез өчен зур хәсрәт булуын ассызыклады. Бу көннәрдәге бердәмлегебез зур югалту кичергән кемероволыларга кайгыларын җиңәргә көч бирсен, мондый фаҗигаләр кабатланмасын дигән теләген белдерде һәм бер минутлык тынлык игълан итте.

...Коточкыч фаҗига корбаннары истәлегенә күккә ак шарлар очырылды, мемориалга кызыл канәфер чәчәкләре салынды.

Соңыннан акциядә катнашучылар Мәдәният йортында "Тарихи хәтер" проекты кысаларында оештырылган "Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар" күчмә фотокүргәзмәсен карадылар.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев