Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күңелеңдә булса, игелек кылуның юллары җитәрлек

 Ураза гаете, Корбан гаете бәйрәмнәрендә ихлас котлаулар да, изге теләкләр дә, «мыгырдаулар» да ишетергә туры килә. “Котлаулары, теләкләре аңлашыла, ватсаптан килгән чутсыз-кырыйсыз кәртинкәләр инде, ә мыгырдавы ни,  анысы нәрсә тагын?” диярсез.

Безнең халыкның күбесе «Фитыр сәдакасының күләме шуның кадәр», «Фидиянең күләме шуның кадәр», «20 мең акчасы булганнар корбан чалырга тиеш», дигән таләпләрне өнәп бетерми, җәмәгать. Кайберәүләрдән: «Кем уйлап тапкан инде монысын?!», «Элек суммасы да юк иде, кем ничек булдыра ала, кем күпме булдыра ала - шулай бирә иде!» дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Әйе, сәдака, акча мәсьәләсе кайчак шулай мыгырдата да, дуылдата да инде ул. Әле кайберәүләр: «Теге яңа машина алган! Яңа мунча салып ята икән! Безнең сәдака акчаларынадыр инде...», дип тә өсти. Минем шундый сүзләр ишеткәннән соң җаным әрни башлый. Я бир дә оныт инде син аны, я бөтенләй бирмә. Күңелең тартмый, мулланың мунча салуына эчең поша икән, сәдакаңны үз кулларың белән саусыз балага, ятимнәргә илтеп бир, чишмә төзәт, зират коймасын тотып куй... Күңелеңдә булса, игелек кылуның юллары җитәрлек.

Гадәттә, көз җиткәч күпләребез «Гошер сәдакабыз булсын» дип, күрше-тирәгә, туган-тумачага, авыррак тормышта яшәүчеләргә яңа аерткан балын, алмаларын, башка җиләк-җимешләрен тараталар, хезмәттәшләрен бакчасында үскән кыяр-помидор белән сыйлыйлар. Алда әйтеп үткәннәр тагын: «Анысын кем уйлап тапкан инде?!”, диячәкләр. Андыйларга вакытлары булганда мәчеткә барып вәгазь тыңларга, дин, әхлак тәрбиясе турында язылган китаплар укырга киңәш итәр идем. Игътибарыгызга Камил хәзрәт Вәлиуллинның “Ислам тәрбиясе” дәреслегеннән гошер сәдакасы турында бер өзек тәкъдим итәм.... Артык сүз, аңлатулар кирәкми.

“Элек вакытларда яшәгән ди абый белән апа. Аларның ике уллары һәм дүрт кызлары булган. Әтиләре һәм уллары һәрвакыт бакчада эшләгәннәр, чөнки бакчалары бик зур булып, аларда алма, слива, балан, груша агачлары, бәрәңге, помидор, кыяр һ.б. җиләк-җимешләр үскән. Бакчаларында уңыш һәр елны күп булу сәбәпле, әтиләре фәкыйрьләргә, мескеннәргә, ятимнәргә һәрвакыт гошерен чыгарган.

Бу елны да бакчаларында уңыш мул булган. Уллары әтисенә шатланып әйткән:

-           Әй, әтиебез! Бакчабызда җиләк-җимешләребез быел да күп булды!

-           Әлхәмдү-лилләһи, улларым. Безгә биргән нигъмәтләре өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиешбез. Моның өчен Аллаһка бурычлыбыз.

Уңышны җыеп алганнан соң, йортларына гошер алучылар килгән:

- Әссәләмү-галәйкүм, әй Әхмәд!

- Вәгаләйкүм-әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Хуш киләсез! Әйдә, түргә узыгыз. Мин сезне көтә идем инде. Гошер бит ул мескеннәрнең, ятимнәрнең, фәкыйрьләрнең хакы.

Әхмәд абый гошергә дип әзерләгән яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрен гошер алучыларга бирә. Гошер алучылар аңа Аллаһтан бәрәкәт теләп, рәхмәтләрен әйтеп чыгып китәләр.

Боларны күреп торган уллары әтиләренә әйткәннәр:

- Әй, әтиебез, боларның бөтенесен аларга ни өчен бирдең?

Әтиләре:

- Динебез буенча, җыеп алынган уңыштан (җиләк-җимештән) гошер чыгару тиеш, улларым. Аллаһы Тәгалә безне шушы гошер белән бәрәкәтләндерә, саранлык исә бәрәкәт китермәячәк, -дип әйткән.

Киләсе елда да уңыш мул үскән, ләкин әтиләре вафат булган. Инде уңышны җыеп алырга да вакыт җиткән. Уллары уйлый башлаган: иртәгә гошер алучылар килсә, без әтиебез кебек гошер чыгарырга тиешме? Юк.. .Алай эшләсәк, безгә аз калыр, җыеп алган уңышка безнең хакыбыз күбрәк. Аларның берсе әйткән:

- Әйдә, алар килгәнче бакчабызга төнлә барыйк һәм җиләк-җимешне җыеп алыйк.

- Әйдә, шулай эшлик һәм моны алар килгәнгә кадәр тизрәк эшләргә кирәк! Җиләк-җимешләрне таң атканчы җыеп алыйк, алар безне күрмәсләр.

Абыйсы белән энесе төнлә бакчаларына килгәч ни күргәннәр соң?

- Әй, Аллам! Бу нәрсә?... Бакчабызга ни булган? Җиләк-җимешләребез кая киткән? Агачларыбызга нәрсә булган? – дигән Габдулла.

- Бу Аллаһның җәзасы. Без фәкыйрьләргә, мескеннәргә гошер сәдакасын бирергә теләмәгән идек. Без алдандык... Әтиебез шикелле аларның хакларын бирергә теләмәдек. Һичшиксез, бу саранлыгыбыз өчен Аллаһ безгә җәза бирде.

- Әйе...Без инде хәзер бернәрсәсез калдык. Без фәкыйрь булдык.

- Әй, Раббыбыз, безне гафу ит һәм фәкыйрьлеккә төшүдән коткар.

Менә шулай, гошер ул – малга бәрәкәт китерә торган һәм аны арттыра торган гамәл”.

 

Нәзирә Гыйззәтуллина

 (Мостафина),

Россия ислам институтының

уку-укыту бүлеге җитәкчесе.

nat-geo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса