Күңелдә калган ел вакыйгалары яки Үгез елы ниләр вәгъдә итә?
Узып баручы ел нинди уңышлар алып килде, киләчәккә нинди планнар төзелде?
Шул сорауларга җавап табу нияте белән берничә балыкбистәлегә мөрәҗәгать иттек.
Фәнис Сибгатуллин – эшмәкәр (Балык Бистәсе):
– Узып баручы ел алдагы елга караганда авыррак булды. Таҗ вирусы таралу сәбәпле кайбер кибетләр ябылды. Эшчәнлекне өйдән торып алып барырга туры килде, сәүдә дистанцион формага күчерелде. Эшебезне төрле юнәлешләрдә алып барганга күрә авырлыклар булуга карамастан елны лаеклы тәмамладык.
Бу елны безнең гаиләдә шатлыклы вакыйга да булды. Өченче балабыз – кызыбыз дөньяга килде. Аңа тиздән дүрт ай булачак.
Яңа туачак елда һәркемгә саулык, уңыш, теләкләребезнең тормышка ашуын телим.
Игорь Тимофеев - эшмәкәр (Балык Бистәсе):
- Эшмәкәрлек белән мин унбер ел шөгыльләнәм. Агымдагы ел безнең өчен яхшы, кызыклы булды. Без, эшмәкәрләр, коронавирус белән килеп туган вәзгыять шартларында эшләргә җайлаштык. Апрель-май айларында өйдә булдык. Ул безгә күбрәк вакыт гаиләбез белән булырга, моңа кадәр кул җитмәгән эшләрне башкарырга мөмкинлек бирде. Без бу вакыйгалардан бары тик уңай якларны гына алып яшибез.
Яңа елда актив булырга, яхшы кәеф белән эшләргә, дуслар белән аралашырга, табигатьтә булырга телим.
Хәлим Зарипов - Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы:
–Агымдагы елда “Чиста су” федераль программасы ярдәмендә авылда су челтәрен алыштырдык. Үзара салым хисабына авыл урамнарына вак таш җәелде. Киләчәккә планнар бар. Аларны тормышка ашырырга язсын.
Нурфия Кәримуллина - “Кулон-Агро” җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы:
–1981 елдан бирле әлеге хезмәттә мин. Төрле еллар, төрле вакытлар булды. Шөкер, авырлыклар артта калды. Язмыш җилләре әлеге хуҗалыкка алып килде мине. Бүгенге көнебез зарланырлык түгел, көйле генә эшлибез. хезмәттәшем Галина Фәйзрахманова белән икебез бергә 61 сыер савабыз. Эш ике сменада оештырылган. Коллектив тату, эштән куркып тормыйбыз. Алдагы көннәребездә дә бердәм, дус булып эшләргә язсын.
Әгъзам Хисмәтов - “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнчысы:
–Узып баручы ел бик күп тармаклар өчен кыен, катлаулы булса да без - игенчеләр өчен шактый уңышлы булды. Өч дистә елдан артык комбайнда эшләү дәверендә игенчелек өчен болай уңай килгән елны күргәнем юк иде әле. Быел яңгыры да вакытында яуды, кояшы, җылысы да җитәрлек булды. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен дә табигать шартлары уңай килде. Үзем 5000 тоннага якын ашлык суктырып алуга ирештем. Урып-җыю нәтиҗәләре буенча республика күләмендәге “Иң яхшы комбайнчы” конкурсында җиңүчеләр арасына кердем. Өч ел рәттән шушы премиягә лаек булам инде. Хезмәт кешесенә карата шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен республика, район җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәсем килә.
Яңа елның да игенчелек, гомумән, авыл хезмәтчәннәре өчен уңышлы булуын, барчабызга сәламәтлек алып килүен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа