Күңелдә бушлык....
20 март көнендә килгән хәсрәт тормышыбызны икегә бүлде.
Иң кадерле кешебезне – яраткан тормыш иптәшем, балаларымның газиз әтиләрен югалту ачысын берничек тә аңлата алмыйм. Бик кайгылы көннәребез. Рәхмәт яусын, иң авыр минутларда туганнарыбыз, якыннарыбыз янәшәдә булдылар. Үзем эшли торган “АК БАРС БАНК” җитәкчесе Венера Шәмсевәлиевага, хезмәттәшләремә, шулай ук ирем Рифкать Саттаров эшләгән мәгариф бүлеге коллективына, аның җитәкчесе Илсур Садыйковка, дусларыбызга, күршеләребезгә, сыйныфташларына чиксез рәхмәтемне белдерәм. Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен, һәркайсыгызга сәламәтлек телим, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Венера Саттарова.
Балык Бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа