Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел яктылыгында

 «Ишегалдым яшел чирәм, Ашый почта атлары. Бу почтага да килмәде, Әткәемнең хатлары»

 ...Җыр кинәт өзелде. Үзен уратып алган күрше апаларын аралап чыкты да нидер көткәндәй илереп күккә карады Оркыя. Биектә-биектә зәңгәр күкне ярып самолет очканы күренде. “Кайда төшәр ул? Әтием шундамы икән?” – кечкенә кызчык күңеленнән яралган сорау тирә-юньдәгеләрне өнсез итте. Беләләр югыйсә, Шәйхелислам аганың сугышта һәлак булганын да, “Әтием ник кайтмый”, – дип өзгәләнгән чакларында  әнисе Саниянең 4 яшьлек нәни Оркыяне күкрәгенә кысып: “Ул самолет белән кайта, кызым”, – дип юатканын да беләләр. Тик берәү дә дөресен әйтергә батырчылык итми, күктәге һәрбер очкычны каршы алып озаткан нәни кызчыкны жәлләп көрсенсәләр дә, дәшмиләр...

–Ничә еллар көттем әтине, балам. Ниндидер могҗиза белән кайтып керер кебек иде. Үсеп җиткәч тә көттем. Һай, ул сыңар канатлы ятимлекнең авырлыгы... Әти дип әйтергә гомерем буе тилмереп яшәдем бит... –Язмышның аяусызлыгын, балачакның ятимлеккә уралуын тойган күз яшьләре йөз-буразналар аша тәгәрәде. Каршымда утырган 80 яшьлек Оркыя апа сулыгып-сулыгып елый иде. Юатыр сүзләр табалмый истәлекләрнең дәвамын көтәм.

–Әти сугышка киткәндә миңа ике яшь ярым гына булган. Хәтерләмим дә аны. Ул вакыттагы ачлык-ялангачлык барчабызга да тигез килде. Заманы шул иде. Сугыш беткәч тә тормыш тиз генә җайланмады. Мәктәпкә укырга кердем, юньле кием юк. 7 классны тәмамлагач үземнән олы апа-абыйлар белән колхоз эшенә йөрдем. Болынга аш пешерергә йөргәннәрем истә. Айдан артык торып кайта идек. Урак вакыты җиткәч “сложный” комбайнга (авт. без аны шулай дип йөртә идек) көлтә биреп торам.Өлкәннәрдән калышасы килми, арсам да түзәм. Инде аз гына кар төшә башлауга урманга утын кисәргә җибәрәләр. Анда баргач син яшьрәк әле, дип кайтарып җибәрәләр. Авылга кергәч бригадир кабат шунда җибәрә. 5 тапкыр шулай кайтып-китеп йөрдем. Соңрак фермага сыер саварга чакырдылар үземне. Ул вакытта көн хисабына “таякка” эшләдек инде,–дип хатирәләрен барлый Оркыя апа.

Әйе, үзе әйткәнчә, заманы шундый булган. Бары тик әтиле балалардан аермалы буларак ятимлек кенә бәгырьне телгәләгән. “Әти, абыйларым булса бу кадәр үк читен булмас иде»,–дип өзгәләнгән үсмер кызны кем генә аңлар иде икән ул елларда?! 16 ел колхозда савымчы булып эшли ул. 22 яше тулгач яшьлектәге мәхәббәте Рәшит абый белән никахлашып гаилә кора. Матур яшиләр.

–Дөнья бәһасенә тиң кеше иде Рәшит абыең, балам. Нинди эшкә тотынса, шуны эшләде. Фермада атын да җикте, терлеген дә карады. Тормышта бик уңдым, –дип ирен юксынып искә ала Оркыя апа.

Бер-берсенә сыенып, шатлык-борчуларны тигез күтәреп яши алар. Рәшит абыйның әнисе Галия апа да киленен үз итә. Бер-бер артлы туган өч кыз – Сария, Дания, Фәния  әти-әни канатыннан тыш, әбиләре тәрбиясен дә белеп үсәләр.

–Кинәт кенә уйлаштык та туган авылыбыз Күгәрченнән Рыбныйга күчәргә булдык. Әни дә (кайнана) безнең белән китәргә риза булды. Авылдагы өйне монда күчереп салдык.  Биредә яши башлаганыбызга да хәзер 35 ел .

Оркыя апаны тыңлаган арада карашымны иркен, зәвык белән эшләнгән өйгә күчерәм. Һәр җирдә Рәшит аганың кул җылысы калган сыман. Шушы йортта күпме бәхетле, шатлыклы минутлар кичерелгәндер. Өч кызга да шушыннан олы тормышка фатыйха бирелгән, шаулап-гөрләп өй эчен оныклар авазы күмгән...

– Өч ел узды Рәшитнең вафатына, –дип авыр көрсенеп куя Оркыя апа. –Нишлисең бит, тигез яшәп, бакыйлыкка да тигез күчә торган булмаган. Аллага шөкер, кызларым да, кияүләрем дә бик акыллы, инсафлы булдылар. Яныма килеп хәл белми калган бер генә көннәре дә юк, –ди ул.

Ул чагында кайнанасы янына үз әнисен дә авылдан алып килеп 32 ел бергә яши алар. Читкә сүз чыкмый, ике карчык бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Шунысы гаҗәп, бакыйлыкка күчүләре дә бер-бер артлы була. Кайнанасы Галия апаның вафатына 40 көн булганда үз әнисе Сания апа да дөнья куя. Аларның хәер-фатыйхасын алганга күңеле тыныч Оркыя апаның.

Район газ оешмасында 13 ел җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. Ихластан дингә тартыла. Һәм менә дистәләгән еллар табын ашларында Коръән укый Оркыя апа. Үтемле вәгазьләре җанга ятышлы. Райондашларыбыз аны мәет юучы буларак та яхшы беләләр, хөрмәт итәләр.

–Яшьтән үк эшкә батыр, тәвәккәл идем,–ди ул бу турыда сүз кузгаткач. –Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлим барысын да. Үзем 6 операция кичердем. Бүген дә исән-имин йөрүем, бәлки, кылган изгелекләрем хакынадыр дип уйлап куям.

Әйе, әниләргә генә хас йомшак куллар балаларын, оныкларын да назлаган, инде хәзер саваплы гамәлләр кылып бик күпләрнең рәхмәтенә ирешә.

...Сөйләшә-сөйләшә вакыт узганын сизми дә калганбыз. Оркыя апа мине капка төбенә озата чыкты. Ирексездән, икебез дә зәңгәр күкне иңләп йөзгән ак болытларга күз салдык. Балачак хатирәләрендә айкалган күңелгә кояш нурларының җылылыгы да килеп кушылды. Бүгенге тормышыбызның матурлыгын, дөньяларның тыныч булуын чагылдырган яктылык иде ул.

 

Фәрвәз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса