Күңел биреп эшлибез.
Илебездә килеп туган вәзгыять нәтиҗәсендә эшебез, яшәвебезнең онлайн форматка күчүе шәхсән мине бераз сагаерга мәҗбүр иткән иде. Мәдәният казанында кайнаучы кеше буларак, бер мәлгә мин моны кабул итә алмыйчарак тордым. Бер яманның, бер яхшысы, дигәндәй, теләге булган кешегә тик тормаска җай табыла икән ул. Бездә дә шулайрак булды. Эзләнә торгач, интернет киңлекләрендә әллә инди онлайн – бәйгеләргә, онлайн акцияләргә тап булдым. Шуннан башланды инде, җәмәгать!
Башатарак улым белән бергәләшеп катнашсак, хәзер инде безнең исемлек көннән-көн тулылана, яңартыла бара. Бигрәк тә авылыбызның мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләр активлашып китте. Ә бәйгеләр, акцияләр берсеннәннән-берсе кызыклырак, эчтәлеклерәк. Шигырь сөйләү, җыр җырлау интернет бәйгеләре булсынмы ул, рәсем сәнгате, кул эшләнмәләренә кагылышлы чаралар булсынмы, фотобәйгеләрме – һәрбесендә актив катнашып киләбез. Араларында Бөтенрәсәй күләмендә, Регионара оештырылганнары да бар. Соңгы вакытта илебез Пушкин көннәрен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан “Вдохновение”, “Муза” сәнгатьле сүз сөючеләр клубы әгъзалары белән “Шоколадлы пушкин”, “Пушкинлы данлап”, “Тәүлек әйләнәсе Пушкин белән”, “Пушкин юлларын укыйбыз” кебек төрле рәсем сәнгатенә кагылышлы булган, шигырь сөйләү бәйгеләрендә катнаштык. Бүгенгесе көндә 12 нче июнь- Россия көненә багышланган, үзебез катнашкан интернет бәйгеләрдән нәтиҗәләр көтәбез.
Алда катнашачак бәйгеләрнең, акцияләрнең исемлеге шактый озын. Әзерлек эшләрен теге яки бу бәйгегә документ килүгә үк әзерләнә башлыйбыз. Араларында төрлеләре очрый: атналар буена әзерлекне сорый торганнары да, бер – ике сәгать эченә сыеша торганнары да. Гадел Хәбибуллин, Софья Молгачёва, Эдгар Гумашян кебек авылыбызныңүтә дә актив балалары сафына, урта буын авылдашларыбызның кушылуы да сөендерә. Любовь Максимова, Любовь Калмыкова, Любовь Владимирова әнә шундыйлардан. Авылыбызга җәйге ялга кайткан актив куналарыбыз – Виктория белән Анастасия Мингалеевалар, Арсений Малыгыннарга тиңнәр юк. Һәрбер бәйгене көтеп алалар, тырышып әзерләнәләр.
Ә иң рәхәт, иң күңеле мизгел – эшеңнең нәтиҗәсен күрүрдер инде ул. Бергәләшеп, уртак тырышлыгыбыз белән яуланган диплом – сертификатларның саны инде 200 йөзгә якынлаша. Уңышларыбыз белән мактанырлыгыбыз да бар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Вологда өлкәсе үткәргән “Җиңү көне” музыкаль челленджда катнашып, Корноухово мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айрат Хәбибуллин I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Зәй шәһәре үткәргән “Җиңү байрагы астында” исемле муниципаль – онлайн – бәйгедә Гадел Хәбибуллин “Сынлы сәнгать» номинациясендә I дәрәҗә Дипломга ия булды. Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан Башкортостан Республикасы игълан иткән “Балачак бәйрәме” исемле рәсем бәйгесендә Гадел Хәбибуллин II дәрәҗәдәге, ә Анастасия Фисенко III дәрәҗәдәге Дипломга лаек дип табылды. Каменск – Уральск шәһәре оештырган “Чәчәк ат, китабым!” дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесендә катнашып, Гадел Хәбибуллин “Поделка” номинациясендә II дәрәҗәдәге Дипломга ия булды. Кемерово өлкәсенең Суслов мәдәният йорты үткәргән “Изге Русь” шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашып, шулай ук Гадел Хәбибуллин III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сальск шәһәре үткәргән “Балачак шәһәре” дип исемләнгән рәсем бәйгесендә уңышлы гына чыгыш ясап, Гадел Хәбибуллин белән Софья Молгачёва III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар.
Бүгенгесе көндә 8 нче июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган төрледән – төрле бәйгеләргә әзерләнү, төрле акцияләргә эшләребезне җибәрү белән мәшгульбез.
Әлеге онлайн бәйгеләрнең тагын бер уңай ягы: илебезнең төрле почмакларында яшәп, мәдәният өлкәсендә кайнаучы яңа кешеләр белән танышу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу.
Гомумән, вакытны бушка уздырмыйбыз, диясем килә. Теләге булган кешегә җае да, вакыты да һәрчак табылып тора. Ә безнең максат бер: бердәм булып, бәйгеләрдә катнашуны дәвам итү.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа