Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күңел ачу аяныч тәмамланган: 23 яшьлек егет суга баткан

Шәһәр күлендә бер егетнең батып үлүе турында Бердәм диспетчерлык хезмәтенә һәлак булучының иптәше хәбәр иткән.

Фаҗига урынына Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны, полиция, медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре чыккан, дип яза җирле басма.

Суга батучының иптәшләре сөйләвенчә, төнлә алар компания белән күл буенда ял иткәннәр, исерек булганнар. Кайсыдыр мизгелдә 23 яшьлек егет агач конструкциядән суга сикерә һәм күл уртасындагы фонтанга таба йөзә башлый. 50 метр тирәсе йөзгәннән соң су астына китә.

Фаҗига чыккан урынга Казаннан зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре чакыртыла. Егетнең гәүдәсен водолазлар судан иртәнге дүртләрдә чыгара.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны һәм ГИМС хезмәткәрләре халыкны кисәтеп шуны җиткерә: махсус җиһазландырылмаган урыннарда коенырга ярамый. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, суга керү, гомумән, тыела. Балаларны да су буйларында караучысыз калдырмау киңәш ителә.

 

фото Шәһри Казан 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kel-achu-ayanych-tmamlangan-23-yashlek-eget-suga-batkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса