Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Әшнәк авылында төшерелгән “Ядәч” фильмының Казанда премьерасы булып узды

Районыбызның Кече Әшнәк авылында төшерелгән “Ядәч” фильмының (режиссеры Байбулат Батулла) 9 сентябрьдә Казанда премьерасы булып узды.

Фильм кабаттан яшәү ямен табу, яшәү теләген уяту турында. Кешене алга барырга этәрә торган нәрсәне табуның никадәр мөһим булуы хакында. Уендагы сөяк – «хыялларыңны истә тот, идеяңне онытма, максатыңны истән чыгарма һәм аңа карап алга бар» дигән өмет символы ул.
Алты яшьлек Илһам җәйге ялын авылда үткәрә, әмма әти-әнисен бик сагына. Рәсим бабай, оныгына күңелле булсын дип, ядәч уенын искә төшерә. Шул уенны уйнап, теләкләр чынга аша башлый.
Фильмның районыбыз җирлегендә төшерелүе тарихи елъязмага кереп калды. Режиссерның премьераны 17 сентябрьдә Кече Әшнәккә килеп күрсәтүе ихтималы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса