Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Көчлеләр, җитезләр җиңүгә иреште

Шушы көннәрдә район үзәгендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында «Без бердәм һәм җиңелмәс» исем астында чаңгы эстафетасы буенча ярышлар булып узды.

 Әлеге бәйге яңа ачылган чаңгы үзәгендә оештырылды. Ачылу тантанасында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова сәламләде. “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында әлеге чараның беренче спорт ярышы булуын ассызыклап үтте. Командаларга рух күтәренкелеге, җиңүле уңышлар теләде.

Оешма-предприятие, авыл җирлекләреннән барлыгы унбиш команда, җитмешкә якын кеше катнашты. Бер командада дүрт кеше - ике ир-ат һәм ике хатын-кыз. Уен таләпләре буенча ир-атлар - өч километр, ә хатын-кызлар ике километр араны үтәргә тиеш булды.

Катнашучыларның уй-фикерләре белән  кызыксындык без. Яңа Арыш авылыннан Рәзилә Мөхәммәтрәхимова бәйгедә катнашырга дип тормыш иптәше белән килгән. Алар икесе һәм тагын ике кеше мәдәният командасы өчен ярыша. “Чаңгы сәламәтлек өчен файдалы спорт төре. Көн дә ирем һәм улым белән чаңгыда йөреп кердек. Ярыш алдыннан шулай әзерләндек”, - диде ул. “Чаңгыда йөрүе миңа бик ошый. Бүген җиңәргә, артта калмаска инде”,-дип сүзгә кушылды әлеге команда өчен ярышучы Шумково авылыннан Азат Закиров. “Чаңгыда йөрергә яратам. Бүген сынатмаска, хастаханә командасы данын акларга тырышачакмын”,- диде гомуми практик табибы Николай Демьянов. Күгәрчен авыл җирлеге командасы да зур әзерлек белән килүләрен әйттеләр. “Без дүрт кеше – Алия Әмирова, Ләйсән Нәбиуллина, Илдар Сәйфетдинов, Илшат Җәләлов үзебезнең команда өчен ярышабыз. Өчебез Күгәрчен авылында яши. Мин студент,  шәһәрдә укыйм. Кәефләребез яхшы. Сынатмаска исәбебез”,-диде Ләйсән Нәбиуллина. Ләйсән үзе районда оештырылган чаңгы ярышларында гел беренчелекне алып килә икән. Әлеге командада катнашучы Алия Әмирова да әлеге спорт төрен үз иткән, ул физик тәрбия укытучысы. “Әнием дә чаңгы ярышларында беренче булып килә иде. Миңа да чаңгыда йөрү бик ошый. Ярышка бик теләп килдем”, -диде ул.

Әлеге чарада “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия спорт комплексында катнашучыларны да бүләкләделәр.

Бәйге бик кызу барды. Җитезлек күрсәтеп Балтач авыл җирлеге командасы беренче булып килде. Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды. Өченче урын Күгәрчен авыл җирлеге командасына бирелде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса