Казан–Оренбург юлында транспорт һәлакәте булды
Соңгы көннәрдә урнашкан җылы һава торышына алданып кайбер автомобильчеләр машиналарына җәйге көпчәкләр куярга ашыктылар. Кичә дулаган буран аларны шактый кыен хәлдә калдырды. 11 апрель көнне Казан-Оренбург юлының 71 чакрымында "Рено Логан" автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сакламый , руль идарәсе югалтып каршы як хәрәкәт полосасыннан чыга һәм "Газель» автомобиленә бәрелә.Нәтиҗәдә "Рено...
Соңгы көннәрдә урнашкан җылы һава торышына алданып кайбер автомобильчеләр машиналарына җәйге көпчәкләр куярга ашыктылар. Кичә дулаган буран аларны шактый кыен хәлдә калдырды.
11 апрель көнне Казан-Оренбург юлының 71 чакрымында "Рено Логан" автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сакламый , руль идарәсе югалтып каршы як хәрәкәт полосасыннан чыга һәм "Газель» автомобиленә бәрелә.Нәтиҗәдә "Рено Логан" пассаҗиры тән җәрәхәтләре ала.
"Рено"ның арткы күчәренә җәйге көпчәкләр куелган булган. Бу да автомобильнең руль идарәсен югалтуына бер сәбәп булырга мөмкин дип фаразлыйлар һәлакәт урынына чыккан ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Бу көнне шул ук юл участогында "Нива" автомобиле каршы як полпосага чыгып "Лада Гранта" белән бәрелешә. Авариядә "Нива" йөртүче зыян күрә.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев