Казаннан Төркиягә очкан самолет кире аэропортка әйләнеп кайткан
Казаннан Төркиягә очкан самолет, борттагы пассажирның хәле начарлану сәбәпле, кире аэропортка әйләнеп кайткан.
Аэропорт хезмәткәре сөйләвенчә, очкыч Анталиягә юл тоткан булган. Әмма борттагы кыз баланың хәле кинәт начарлану сәбәпле, самолет кире аэропортка кайткан. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Ә самолет маршрут буенча хәрәкәтен дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа