Казан Россиядә караокега иң яхшы җырлаучы шәһәр данын яулады.
Казан - "Самый лучший день" фильмының финаль клипы төшерелгән 10 шәһәрнең берсе булды. Бәйге таләпләре буенча, караоке-марафонга иң күп катнашучыларны җыйган шәһәр җырлый торган кала дип игълан ителергә тиеш иде. Нәтиҗәдә, Казанның Камал театры янында узган яңа ел фильмына теләктәшлек акциясендә 3 меңнән артык кеше катнашты.
Җиңүче шәһәрдә фильмның премьера алды показын оештырырга вәгъдә иткәннәр иде. Төп рольне башкаручы - Дмитрий Нагиев та килергә тиеш. Әлегә җиңүчене рәсми рәвештә игълан итмәгәннәр, ләкин күренекле актер белән бергә "Самый лучший день" җырын башкару хокукы Казанга бирелгәнлеге мәгълүм.
Иң җырлый торган шәһәр исеме өчен шулай ук Чиләбе, Түбән Новгород, Волгоград, Төмән, Ялта, Сочи, Калининград, Красноярск, Новосибирск шәһәрләре көрәшкән. Марафон 4-нче ноябрь, ягъни Халыклар бердәмлеге көнендә Калининград шәһәрендә тәмамланган.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50624
Фото: http://www.encycl.m-rnagiev.ru/_media/:62072.jpg
Нет комментариев