Казанга яшьләр җыела
Казанда Берлин, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мюнхен шәһәрләреннән соң яшь лидерларның 7 нче Россия-Германия конференциясе үтә.
Өч көн дәвамында 25-40 яшьлек 280 эшлекле замананың көн кадагында торган төп мәсьәләләрне хәл итәчәкләр. Казанга килгән делегатлар конференция кысаларында Татарстанның борынгы фәнни һәм технологик урыннарын карарга, республиканың тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга ниятлиләр.
Россия-Германия конференциясе - 2009 елдан бирле үткәрелә торган даими чара. Казанда үтәчәк конференциядә яшь лидерлар энергетика секторындагы үзгәреш тенденцияләре, Бердәм Европа икътисади киңлегенең перспектива һәм мөмкинлекләре, башка актуаль мәсәләләр турында фикер алышачаклар.
Яшь лидерлардан торган Россия делегациясе составында Татарстан данын яклап 20 кеше катнашачак.
Конференция 29-31 октябрьдә уза, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50136
Фото: http://hnu.docdat.com/pars_docs/refs/175/174627/img10.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев