Казанда яңа урам барлыкка киләчәк
Башкалада мәшһүр разведчик-полковник, 1920-1921 елларда халык депутатларының Казан Советы депутаты Исхак Әхмәров исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан башкарма комитеты карарында хәбәр ителә. Әлеге документтан аңлашылганча, ул «улица Разведчика Ахмерова - Разведчик Әхмәров урамы» дип йөртеләчәк.
Разведчик исеме Совет районының «Арт Сити» торак комплексындагы бер урамында мәңгеләштереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Казанның меңьеллыгы музеенда разведчик Әхмәров һәм аның хезмәттәшләренә багышланган «Безнең ватандашлар - күренмәс фронт геройлары» дип аталган экспозиция ачылган иде. Аңа кадәр билгеле булганча, Казанда Мәдәният министрлыгы һәм ФСБ тәкъдиме белән, разведчикка мемориаль такта кую тәкъдиме дә яңгыраган. Ул Жуков урамының 4нче йортының алгы өлешендә барлыкка киләчәк.
Белешмә. Исхак Әхмәров - совет разведчигы, Төркия һәм Кытайда эшләгән, 1942-1945 елларда АКШта легаль булмаган резидентураны җитәкчелек иткән. Рус һәм татар телләреннән кала, төрек, инглиз һәм француз телләрендә яхшы аралашкан. Ике тапкыр Кызыл Байрак ордены, «Хөрмәт билгесе» һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
фото http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazanda-yaa-uram-barlykka-kilchk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев